Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Тиздән матур һәм уңайлы булачак

Сәламәтлек – кешенең иң мөһим һәм кыйммәтле байлыгы. Шуңа күрә халык өчен медицина хезмәте күрсәтүнең үсешен тизләтү һәм сыйфатын күтәрү дәүләт мәшәкатьләре исемлегендә беренче булып тора. Республика авыл җирлекләрендә халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү һәм яңа табиблык амбулаторияләре төзү программасына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча 2012 елдан старт бирелде. Ел саен безнең районда заманча дәвалу учреждениеләре төзелә һәм ремонтлана. Хәзерге вакытта Пановка авылында модульле технология буенча табиблык амбулаториясе төзелә, ә Татар Казысында - яңа ФАП. Шулай ук бүгенге көндә Ленино-Кокушкино авылында табиб амбулаториясен төзекләндерү тулы куәткә бара.

- Хәзерге вакытта тәрәзәләр, ишекләр алмаштырылды, буяу, шпаклевка ясалган. Объектта көн саен 15ләп кеше хезмәт куя. Параллель рәвештә электриклар, сантехниклар һәм башка төрле эшчеләр эшли. Амбулатория пациентларны кабул итүне туктатмаганлыктан, без эшне бөтен бина буенча түгел, ә этаплап башкарабыз. Башта бер өлешне эшлибез, аннары гына икенчесенә күчәбез. Табибларга кешеләрне кайдадыр кабул итәргә кирәк бит. Монда кичкә кадәр эшлибез, кайвакыт ял көннәрендә дә, - ди төзелеш оешмасы бригадиры Олег Борисов.
- 1947 елдан биредә Апакай ФАПы, 1965 елдан бирле Ленино-Кокушкино ФАПы халыкка хезмәт күрсәткән, - дип хәбәр итә Питрәч район үзәк хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Наталья Ксенофонтова. - Зур предприятие – җирле кошчылык фабрикасы барлыкка килү хисабына халык саны артты, шуңа күрә 1984 елда элеккеге торак бинада табиблык амбулаториясен ачтылар. Яңа бина 1987 елда төзелде. Бу безнең районда проект буенча төзелгән беренче сәламәтлек саклау учреждениесе иде. 5 ел элек биредә республика программасы буенча 2 миллион сумлык ремонт үткәрелде. Ул вакытта түбәне, тәрәзәләрне алыштырдылар, өлешчә косметик ремонт үткәрделәр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы буенча бинаны агымдагы ремонтлауга 21 миллион 717 мең сум акча бүлеп бирелде. Капиталь ремонт кына түгел, өлешчә реконструкция дә планлаштырыла – яңа лаборатория барлыкка киләчәк, анда өлкәннәргә дә, балаларга да хезмәт күрсәтеләчәк. Көндезге стационар да ачылыр дип өметләнәбез, чөнки ул авыл халкы өчен бик уңайлы. Ул вакытта пациентлар медицина ярдәмен һәм дәвалауны гаиләләреннән һәм эштән аерылмыйча ала алачак. Шулай ук мебель, медицина җиһазларын алыштыру да көтелә. Бу бина, бөтен авыл кебек үк, тарихи яктан зур әһәмияткә ия. Ул В.И.Ленин тууына юбилейлы датада төзелгән.
Амбулатория персоналы 10 кешедән тора, шуларның 3се табиб. Медицина хезмәткәрләре Ленино-Кокушкино һәм якын-тирә авыллардан 4000нән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Алар еш кына профилактика, прививка ясау өчен чыгалар, диспансерлаштыру үткәрәләр. Хәзер персонал гадәти режимда эшли, ремонт барышында да авыруларны кабул итүне дәвам итәләр, - дип билгеләп үтә Наталья Ксенофонтова.
- Әлбәттә, яңарту процессына бәйле рәвештә хезмәткәрләр өчен дә, пациентлар өчен дә кайбер уңайсызлыклар барлыкка килә. Электр өзеклекләре була. Әмма бу бары тик вакытлыча кыенлыклар гына, тиздән матуррак һәм уңайлырак булачак. Пациентлар зарланмый, ситуацияне аңлый, - диде гомуми практика табибы Гөлфия Хәбибрахманова.
Ленино-Кокушкино табиблык амбулаториясендә ремонт эшләре август ахырында тәмамланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса