Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

«Царево Вилладж» торак комплексында тагын бер медицина учреждениесе барлыкка киләчәк

Бу торак комплекста алты меңгә якын кеше теркәлгән.

Медицина ярдәме сорап алар, барлык кешеләр кебек үк, Питрәч үзәк район хастаханәсенә, шулай ук җирле фельдшер-акушерлык пунктына мөрәҗәгать итәләр. Бу әлегә биредә бердәнбер медицина учреждениесе. Быел торак комплекста гомуми практика табибы офисы төзелеше башланды. Бу республикада беренче проект. Аны тормышка ашыру өчен 34 млн 500 мең сум акча тотылачак. Бинаның мәйданы 519 квадрат метр тәшкил итәчәк. Бүген объектта фундамент салалар һәм подвалны эшлиләр.
Халыкка 2 гомуми практика табибы хезмәт күрсәтәчәк.

Җир участогына документлар рәсмиләштерелде, техник шартлар турында белешмәнең бер өлеше алынды. Төзелешне тәмамлау агымдагы елның дүртенче кварталына планлаштырылган, дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса