Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Ветеринария хезмәте: Себер түләмәсен кеше чирле хайваннардан һәм иттән йоктыра ала

Бу хакта республика Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хайваннардагы йогышлы авырулар һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге башлыгы Елена Ильина сөйләде.

Татарстанда терлекләрдә түләмә (сибирская язва) чирен профилактикалау өчен махсус чаралар үткәрелә.

«Кеше түләмә чирен авыру хайванны караган вакытта, терлек суйганда; хайван тиресенә, тәненә, йонына, тире әйберләренә кагылып киткәндә; чирле хайванның җитәрлек дәрәҗәдә термик эшкәртелмәгән итен ашаса, зарарланган тузанны сулаганда йоктырырга мөмкин», – дип билгеләп үтте спикер.

Татарстанда авыруны профилактикалау өчен аңа бирешә торган хайваннарга ел саен вакцинация үткәрелә. Эре һәм вак мөгезле терлек, атлар һәм дуңгызларга иммунизация уздырыла, дип төгәлләштерде Ильина.

Аның сүзләренчә, сатып алынган хайваннар өчен ветеринария табиблары контролендә 30 көнлек карантин, мәҗбүри юк ителгән хайваннарның итләрен лабораториядә тикшерү дә профилактикага керә. Моннан тыш, татарстанлылар ветеринария хезмәте белгечләренә хайваннарның авырып китүен һәм үлү очракларын хәбәр итәргә тиеш.

Терлекләрне һәм ит продукциясен рөхсәтсез күчерүгә юл куймас өчен, республикада полиция постларында ветеринария инспекторлары дежур тора, дип белдерде спикер.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 15 мартта, Чувашия башлыгы Олег Николаев Цивильск муниципаль округында яшәүче ике кешенең түләмә чире белән зарарлануы турында белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса