Алга
  • Рус Тат
  • Яңа бинага урын әзерлиләр

    Соңгы елларда республикабызның барлык шәһәрләрендә дә замана таләпләренә туры килә торган эре медицина үзәкләренең күбәюе күзәтелә.

    Ләкин шул ук вакытны авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары игътибардан читтә кала бирде (ә аларның күбесе 70 елларда төзелгән). Ниһаять, быел Татарстан хөкүмәте бу җитди проблеманы чишүгә дә алынды. Республикабызда беренчел буын медицина учреждениеләре, ягъни ФАПлар төзү программасы гамәлгә керде. Әлеге программа нигезендә безнең район ФАПларының тугызына ремонт ясалачак. Ә Күн һәм Пимәр авылларында исә яңалары төзеләчәк.
    Дөньяда медицина ярдәменә мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр ул. Шәһәрдә яшиме ул кеше, авылдамы - авыру дигән әйбер беркемнән дә сорап килми. Тик менә авыл халкына (бигрәк тә шәһәрдән һәм район үзәгеннән ерактарак урнашкан авылларда яшәүчеләргә) вакытында сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге чикләнгән булуы беркемгә дә сер түгел. Шуңа күрә авыл җирендә фельдшер-акушерлык пунктлары мөһим объектларның берсе булып тора. Искеме ул, яңамы, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгәнме, юкмы - нинди генә булса да халык иң беренче шунда чаба. Ә монда эшләүче фельдшерларга исә, барлык төр авыруларны да кабул итүче табиб-универсал булырга гына кала...
    Тик быелдан бу өлкәдә дә уңай үзгәрешләр көтелә. Республикада фельдшер-акушерлык пунктларының матди-техник базасын ныгыту, андагы шартларны яхшырту, авыл халкына да тиешле медицина ярдәме алу мөмкинлеге тудыру максатыннан, беренчел буын медицина учреждениеләре төзү буенча республика программасы кабул ителде. Безнең район да бу программадан читтә калмады. Бүгенге көндә районыбызның 9 торак пунктында иске ФАПлар ремонтлана, ә Күн һәм Пимәр авылларында яңалары төзелә. Бу эшләрнең ничек баруы белән кызыксынып, безнең иҗат группасы Пимәр авылында булып кайтты.
    Бүгенге көндә Пимәрдә 230 кеше яши. Ләкин кеше санына карап кына медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты үзгәрмәскә тиеш. Бигрәктә авыл халкының өчтән бер өлеше өлкән яшьтәге кешеләр булганда. Тулаем алганда, Пимәр халкы авылларында күрсәтелүче медицина ярдәменнән зарланмый. Тәҗрибәле фельдшер Гөлсинә Хәбибуллинаның эшеннән дә алар бик канәгать. Тик менә инде 1977елда төзелеп, бүгенге көндә искергән ФАП бинасы гына замана таләпләреннән бик нык артта калган. Шуңа күрә сентябрь аенда фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы төзеләчәген ишеткәч, алар бик сөенгән. "Гомер буе авыр хезмәттә булган өлкән буын кешеләребез, шушы бинага гына лаеклыдыр дип уйлыйм. Район үзәге безгә ерак, шуңа күрә нәрсә генә булса да, кан басымын үлчәтергәме, укол ясаргамы - барыбыз да шунда ашыгабыз", - ди шушы авылда яшәүче Тәнзилә Сәмигуллина.
    Ләкин яңа бина калыкканчы, Пимәр халкына бик нык тырышырга туры киләчәк. Авылда хуҗалык итүче субъектның булмавы бу эштә дә үзен сиздермичә калмый. Иске бинанын сүтү эшләре авыл халкының үз өстенә төшкән. Безнең иҗат группасы килгәндә дә җирле үзидарә һәм мәдәният хезмәткәрләре бинаны сүтү белән шөгыльләнә иде. Шулай да эшләрен бераз җиңеләйтүнең җаен тапканнар. Төзелеш материаллары кирәк булган кешеләрне дә чакырганнар. Бүгенге көндә шундый өч гаилә килеп аларга булыша. Алар арасында Рифкать Машин да бар: "Ике куянның койрыгын беръюлы тотам, бинаны сүтергә булышам, шунда үзебезгә төзелеш материаллары да була", - ди ул.
    ФАПның модульле яңа бинасы искесе урынында төзеләчәк. Җирле үзидарә башлыгы Альмира Галиева әйтүенчә, ул заман таләпләренә туры килерлек барлык медицина җиһазлары белән комплектлаштырылган булачак һәм газ белән җылытуга көйләнәчәк. Димәк, фельдшерга да пациентларга дә эшләү һәм дәвалану өчен күпкә уңайлырак булачак. Модульле фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы Пимәрдә сентябрь ахырларында төзелә башлаячак дип көтелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: