Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Ялга киткәндә нинди дарулар алып барырга?

Томау төшкәндә, тамак авыртканда, температура күтәрелгәндә эчә торган дарулар алырга кирәк.

Отпускка барганда кеше гел кабул итә торган даруларны алырга кирәк. Шулай ук хроник авырулар кискенләшкәндә кирәк булырга мөмкин препаратларны да онытырга ярамый. Диареяга каршы дарулар, сорбентлар һәм ферментлар да гел үзең белән булырга тиеш. Бу хакта Мәскәү шәһәренең сәламәтлек саклау департаменты белгече Андрей Тяжельников сөйләде дип яза РИА Новости.

Аның сүзләренчә, томау төшкәндә, тамак авыртканда, температура күтәрелгәндә эчә торган дарулар алырга кирәк. Шулай ук теш яки баш авыртып китсә эчәр өчен авыртуны баса торган дарулар да алырга киңәш ителә. Элек беркайчан да аллергиядән интекмәгән кешегә дә антигистамин (аллергиягә каршы) препаратлар алу комачауламас.

Җәрәхәтләнгәндә кирәк була торган йод, хлоргексидин, бинт, бактерицид пластырь дә алырга була. Реппелентлар һәм кан эчкеч бөҗәкләргә, талпаннарга каршы, шулай ук кояштан саклый торган препаратларның да кирәк булуы бар», — диде табиб.  


Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса