Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

100дән артык питрәчле ГТО нормаларын тапшырды

Питрәчлеләр «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивалендә катнашты.

Спортның 7 төре буенча ГТО нормаларын тапшырдылар. Бу, нигездә, көч күнегүләре, урыннан озынлыкка сикерү һәм чаңгы ярышлары.
- Мин бүген кызым Миләүшә белән килдем, - ди Татар Тау Иленнән Илназ Гобәйдуллин. - Үзем ГТО нормаларын беренче тапкыр гына тапшырмыйм. Хәзер кызым да ярышларда үзен сынап карарга теләде, - дип билгеләп үтә ул.
- Миңа монда бик ошый, - дип кичерешләре белән уртаклаша тугыз яшьлек Миләүшә. – Мин 4 сыйныфта укыйм һәм спорт белән актив шөгыльләнәм. Пионербол, бадминтон уйнарга яратам. Бүген сикерү һәм көч күнегүләре буенча нормативларны тапшырдым. Җәйге фестивальдә дә катнашасым килә, - ди кыз.
Безнең районда 2017 елдан башлап ГТО нормативларын алтын, көмеш һәм бронза значокларга меңнән артык питрәчле тапшырды.
- Район ярышларында богородскилылар, шәлеләр, ленинококушкинолылар, питрәчлеләр актив катнаша. Лариса Кириллова, Павел Тихонов, Илдар Гыйниятов, Рүзәл Нурмөхәммәтов һәрвакыт призлы урыннар алалар. Алар шулай ук район җыелма командасы әгъзалары булып торалар. Тиздән алар республика этапларында район данын яклаячак, - дип сөйләде ГТО фестивальләрен үткәрү буенча белгеч Энҗе Насыйрова.
Ярышлардан соң җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Команда зачетында беренче урында - беренче мәктәп командасы, икенче урында - икенче мәктәп, өченчедә - богородскилылар.
Август аенда җәйге спорт төрләре буенча да ГТО нормаларын тапшыру фестивале үткәрү планлаштырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше