Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ата-аналар арасында кызу көрәш барды

Районның берничә мәктәбеннән укучыларның әниләре үкчәле аяк киемнәрен кроссовкаларга алмаштырып, мәктәп спорт залларында волейбол уйнады. Күптән түгел әниләр советы арасында район ярышлары финалы район үзәгенең икенче мәктәбе спорт залында үтте. Анда өч команда катнашты, җыелган очколар нәтиҗәсендә, җиңүче билгеләнде.

Сер түгел, спорт белән шөгыльләнү көнкүреш проблемаларыннан ял итәргә ярдәм итә. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары өчен дә еш кына спорт чаралары үткәрәләр. Әмма олыларга да эш көннәрен һәм көндәлек мәшәкатьләрен төрлеләндерү өчен мондый шөгыльләр кирәк бит. Безнең районда мәктәп укучыларының әти-әниләре өчен волейбол буенча ярышлар үткәрелде. Ә финалда зона этабы нәтиҗәләре буенча лидер командалар көч сынашты.
- Алар инде күптәннән балалары кебек спортзалга йөрмәсәләр дә, туп белән ничек идарә итәргә кирәклеген беләләр, уен кагыйдәләрен яхшы хәтерлиләр, һәр хәрәкәтне анализлыйлар, күп кенә хәйләле алымнар кулланалар, - ди район үзәге икенче мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Кабилҗанов. – Ярышларда катнашырга теләүчеләр күп булды. Башта биш команда уйнады, ә финалга район үзәгенең икенче мәктәбеннән, Ленино-Кокушкино һәм Кощак мәктәпләреннән әниләр чыкты.
- Узган ел без дә уйнадык, ләкин командаларда әниләр дә, әтиләр дә булды, - дип билгеләп үтә Кощак мәктәбенең физкультура укытучысы, ике бала анасы Татьяна Шмелева. – Киләчәктә ата-аналар һәм укучылар арасында ярышлар оештырырга мөмкин булыр дип уйлыйм. Мондый спорт чаралары балалар белән якынаюга, мәктәпнең иҗтимагый тормышына кушылырга ярдәм итә.
- Мин район үзәгенең беренче мәктәбендә укыдым,беренче сыйныфтан ук баскетбол һәм волейбол уйнарга яраттым, - дип искә ала район үзәгенең икенче мәктәбе командасы катнашучысы Любовь Карпова. – Безнең укытучы Александр Павлович иде, ул мине волейбол уйнау серләренә өйрәтте дә инде. Аннан медицина училищесын тәмамладым һәм хәзер сәламәтлек саклау хезмәткәрләре спартакиадасында катнашам. Безнең хатын-кызлар командасы еш кына призлы урыннар яулый. Безнең район әниләре белән уйнарга да бик теләп ризалаштым. Кызым әнисенең спорт яратканын белсен, - диде ул елмаеп.
Мавыктыргыч ярыш нәтиҗәләре буенча, икенче мәктәпнең Әниләр советы җиңүче дип табылды, икенче урынны Кощак командасы алды, ә Ленино-Кокушкино командасы өченче булды.
Шундый ук спорт ярышлары Әтиләр советы арасында да үткәрелде, анда финалда Колай әтиләре – беренче, беренче мәктәп – икенче, ә ленинококушкинолылар өченче урынны алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса