Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Авыл яшьләре арасында футбол буенча озакка сузылган беренчелекләрнең берсе тәмамланды

«Аякс» - районның яңа чемпионы

Авыл яшьләре арасында футбол буенча озакка сузылган беренчелекләрнең берсе тәмамланды, анда 14 команда катнашты.
Коронавирус аркасында футболчыларга планлаштырылмаган тәнәфес ясарга туры килде, ул дүрт айга сузылды.
Спорт мәйданчыклары ачылганнан соң гына футболчылар соңгы турларны уйный алдылар, анда чемпион һәм призерлар билгеләнде. Әйтергә кирәк, йомгаклау турларының барлык уеннары да бик киеренке һәм кызыклы узды. Чемпион да, призерлар да иң соңгы уеннарда гына билгеле булды.
Ленино-Кокушкиноның «Аякс» командасы футзал буенча районның яңа чемпионы исемен яулады, ул 62 очко җыйды, икенче урында – «Олимп» (Питрәч) - 58 очко һәм өченче урында - «ТатХод» (Татар Тау Иле) - 55 очко. Аннары командалар түбәндәге тәртиптә урнашты: 4. «Стар» (Иске Шигали) – 54,5, «Скиф» - 51,6, «Аврора» – 41, 7 (икесе дә Питрәч). «Легион» (Шәле) - 38,8. «МанСити» - 36,9. «Атлетико» – 31,10 (икесе дә Питрәч), «Арсенал» (Ленино-Кокушкино) - 30,11, «Фриендшип» - 29,12 ( Питрәч), «Ак барс» – 22,13 (Татар Тау Иле), «Феникс» - 19,14. «Порто» – 4 (икесе дә Питрәч).
Бомбардирлар арасында беренче урынны Инсаф Зәйнетдинов («Легион») яулады, ул гол+пас системасы буенча 87 балл җыйды (64+23). Инсаф шулай ук турнирның иң яхшы снайперы булды, ул көндәшләрнең капкасына 64 тапкыр туп кертте.
Икенче урында – Ирек Әхмәтҗанов – 83 балл (42+41), өченчедә – Роман Мяткин – 71 балл (52+19). Ике уенчы да чемпионнар командасыннан.
Тиздән мини-футбол буенча район беренчелеге башланачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса