Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче җиңү бар!

Үткән атнада төп ярышлар бозда узды, анда Питрәчнең барлык командалары катнашты.

Ниһаять, Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашкан “Пестрецы-2006” командасы беренче җиңүгә иреште.
Шушы ял көннәрендә тренер Виктор Сорокинның тәрбияләнүчеләре Саратовта җирле “Кристалл” командасы белән уйнадылар. Беренче уенда хуҗалар көчлерәк иде, алар 3:0 исәбенә отты, ә икенчесендә питрәчлеләр көндәшләрен 4:2 исәбе белән җиңеп, реванш алдылар. Шул рәвешле, безнең хоккейчылар турнирда беренче җиңүләренә иреште.
“Пестрецы-2004” Татарстан беренчелегендә өч уен үткәрде. Ул үз бозында Уфа командасын кабул итте. Командалар, регламент буенча, өч көн дәвамында өч уен үткәрделәр. Беренче икесендә кунаклар көчлерәк булды, алар 8:1 һәм 5:3 исәбе белән җиңү яуладылар. Өченче уенда питрәчлеләр көчлерәк иде – 5:4.
Казан беренчелегендә “Пестрецы-2010” командасы җиңү яулады, ул Казанның “Зилант” командасын 9:1 исәбенә отты.
Авыл яшьләре арасында ачык беренчелектә дә уеннар узды. Алар түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: Пановка–Татар Тау Иле – 4:3, Шәле–Пимәр – 3:0, Кощак-Лаеш – 11:3.
21 октябрьдә чираттагы, өченче А+В дивизионында Идел буе һәвәскәр хоккей лигасы беренчелеге башлана, анда сигез команда катнаша.
25 октябрьдә "Пестрецы" командасы үз бозында "ВДПО Вымпел" командасы белән беренче уенын үткәрә. Уен 19.45тә башлана. Спорт яратучыларыбызның исләренә төшерәбез, безнең хоккейчылар беренче турнирда икенче урын алды, финалда теләчелеләргә оттырдылар, ә узган сезонда алар бары тик дүртенче урында гына иде.
МИЛЛИ КӨРӘШ. БЕЗНЕКЕЛӘР ТУГЫЗЫНЧЫ
Казанда көрәш буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган традицион ярышлар узды. Питрәчлеләр турнирда ике команда белән чыгыш ясадылар. Төп команда тугызынчы (узган елда ундүртенче урынны), ә “Ак Барс – Питрәч” командасы егерме дүртенче урынны алды.
Ярышларда барлыгы 46 команда катнашты, алар җиде авырлык категориясендә көч сынашты. Беренче урында Теләче районы командасы.
Шәхси зачетта Фәрхәт Фәйзуллин 130 килограммнан артык авырлык категориясендә икенче урынны алды, Марсель Сөнгатуллин 60 килограммга кадәр бишенче булды.
БАСКЕТБОЛ. ПЬЕДЕСТАЛГА БЕР АДЫМ КАЛДЫ
Биектауда 2005 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелеге уеннары узды, безнең команда дүртенче урынны алды. (6+)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса