Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөтен гаиләбез белән чабышка чыктык

“Милләтләр кроссы–2018” Россиядә иң зур спорт чарасы булып тора. Ул безнең илдә 2004 елдан бирле сентябрьнең өченче шимбәсендә билгеләп үтелә. Бу көнне йөгерергә яратучы күп кенә кешеләр стартка чыга, алар моны җиңү өчен генә түгел, ә көзге урманда саф һава сулау өчен дә эшли. Бу көнне алты йөздән артык питрәчле стартка чыкты, районның барлык торак пунктларында да шундый ук чабышлар үтте.

Питрәчле Ольга Николаева кросска өч яшьлек улы Кирилл белән килгән иде.
– Мин барлык ярышларда катнашырга тырышам, элек, узган елларда кызым Регина да чабыша иде, кызганыч, ул авырып китте. Быел улым Кирилл йөгерергә уйлады. Кая кадәр йөгерер, белмим, – диде ул.
Беренче мәктәптән тугызынчы сыйныф укучылары Ирина Попова, Сергей Йонов, Нияз Яруллин һәм Роберт Миңнуллин да йөгерергә яраталар икән. Аларың кайберләре беренче, ә икенчеләре инде бишенче тапкыр катнаша.
– Без чабышта катнашырга килдек, җиңсәк, бик шат булачакбыз, мондый ярышларда йөгерү үзе бер рәхәт, без җиңелмәячәкбез, – диде алар.
Ә менә РЭСтан Владимир Федотов спортны бик ярата, ул кышын чаңгыда йөри, җәен урманда кросс чаба. Владимир “Россия Чаңгы юлы” һәм “Милләтләр кроссы” ярышларының даими катнашучысы һәм призеры.
– Минем өчен иң мөһиме - катнашу, мин спортның йөгерү төрләрен бик яратам, көндәшләр дә көчле, стартка җиңү максаты белән чыгарга кирәк, – диде илле өч яшьлек питрәчле.
Алга китеп әйтәм, Владимир яшьләр арасында йөгерсә дә, финишка беренче булып килде һәм ир-атлар арасында җиңүче булды.
Иртәдән балалар шәһәрчеге зур бәйрәмне хәтерләтте, монда йөгерештә катнашучыларны теркәү һәм старт алдыннан бергәләп күнекмә ясау булды. Нәкъ 11.00 сәгатьтә беренче старт бирелде, барлык катнашучыларга Җиңү Паркыннан алып наратлыкка, стадионга кадәр юлны йөгереп үтәргә кирәк иде. Ә бу 2000 метр.
Әлбәттә, көзен йөгерү үзе бер ләззәт. Финишка битләре алсуланган, һәм, иң мөһиме, канәгать спортчылар йөгереп килде.
Финишта аларны коррекция интернат-мәктәбе пешекчеләре әзерләгән кайнар чәй көтә иде.
Нәтиҗәләр билгеле булганнан соң, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү дә башланды. Кече яшьтәгеләр арасында (1-4 нче сыйныфлар) икенче мәктәптә укучы Виолетта Храмова һәм Дмитрий Певцев җиңүче булдылар, 5-8 нче сыйныфлар арасында финишка беренче булып беренче мәктәптән Ралинә Хәйриева һәм Роман Кириллов йөгереп килделәр. Өлкән сыйныф укучылары арасында Мария Игнатьева (икенче мәктәп) һәм Марлен Фәхретдинов (беренче мәктәп) җиңүче булдылар.
Хатын-кызлар арасында Анастасия Хуҗина (җир мөнәсәбәтләре палатасы) һәм Владимир Федотов җиңү яулады.
Ветераннар арасында Надежда Кушникова һәм Али Рафиков, җитәкчеләр арасында финишка беренче булып Ольга Шәрипова (редакция) һәм Илнур Бикчәнтәев (район хакимияте) килде.
Вәлиевлар гаиләсе күпләргә үрнәк булып торды, дип әйтергә мөмкин, Карина һәм Эмилия фигуралы шуу белән шөгыльләнәләр. Кызлар һәм аларның әниләре Алинә ярышларның призерлары булдылар.
Алар барысы да оештыручылардан грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.
Районның яшь талантлары һәм яшьләр үзәге хезмәткәрләре үзләренең концерт номерлары белән халыкны сөендерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, “Милләтләр кроссы–2018”