Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Булат көндәшләрен җиңәргә ярдәм итте

Узган атна спорт ярышларына бай булды, анда безнең командалар җиңү дә яулады, җиңелүгә дә дучар булды. Ә бозда аеруча да кызу уеннар күзәтергә мөмкин иде.

ХОККЕЙ. ИКЕНЧЕ ӘЙЛӘНЕШ УЕННАРЫ ҖИҢҮДӘН БАШЛАНДЫ
20 гыйнварда ир-атлар командалары арасында Татарстан чемпионатының икенче әйләнеш уеннары башланды, анда  алты команда катнаша. Безнең хоккейчылар әлегә икенче урында бара, ә лидер булып  безнең күршеләр – теләчелеләр тора.
Икенче әйләнешнең беренче матчында  питрәчлеләр  үз бозларында Яшел Үзәннән  “Ледокол” командасын кабул итте. Беренче әйләнеш уены безнең хоккейчыларның  17:2 исәбе белән җиңүеннән башланды. Бу уенда  да безнекеләрнең зур  җиңүе көтелде, көндәшләр командасы бик яшь һәм тәҗрибәләре дә азрак. Моны  Питрәч командасының һөҗүмчесе Булат Камаловның кырыгынчы секундта ук исәпне ачуы раслый. Аннары уен  безнең  хоккейчылар  теләгәнчә барды, алар бик күп һөҗүм ясады, ә көндәшләргә  сакланасы гына калды. Шуңа да карамастан,  көндәшләр капкасына бер-бер артлы алкалар кереп кенә торды. Көндәшләр дә һөҗүм ясады һәм  безнекеләр капкасына өч  алка керттеләр. Нәтиҗәдә,   безнең хоккейчылар 12:3 исәбе белән зур җиңү яулады. Булат Камалов барлыгы дүрт алка кертте.
Шулай ук  2006 елгы яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегендә 9-12 урыннар өчен   уеннар башланды. Питрәч командасы үз бозында  “Рубин”нан көндәшләрен (Кузнецк, Пенза өлкәсе) кабул итте һәм  алар белән очколарны бүлеште, беренче уенда  - 4:5 исәбенә оттырды, икенче уенда  - 4:1 исәбенә җиңде.
Безнең “Питрәч”  командасы  2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелеге уеннарында үз көндәшләрен җиңә алмады, алар Казанның “Зилант” командасына 4:9 исәбенә җиңелделәр.
Шулай ук  авыл яшьләре арасында  район беренчелеге уеннары үтте, алар  бер төсле  исәп белән тәмамланды. “Питрәч-2” командасы Күн командасын 7:3 исәбе белән һәм Пимәр командасы шундый ук  исәп белән ленинококушкинолыларны  җиңде.

ФУТЗАЛ. “СКИФ” ӘЛЕГӘ ҖИҢЕЛМИ
Бу атнада авыл яшьләре арасында  футзал буенча район беренчелегенең тугызынчы тур уеннары үтте.
Лидерлар “Скиф” һәм “Олимп” командалары арасындагы матч кызыклы булды. Шулай да “Скиф” көчлерәк булып чыкты, 7:4 исәбенә мөһим җиңүгә иреште. Хәзер “Скиф”  үз активында 27 очкога ия һәм  ышанычлы беренче урын алып тора. Моннан тыш, барлык тугыз уенда да җиңү яуладылар. “Олимп” 18 очко белән  икенче урында, “Аякс”ның 16 очко.  “Стар” “Аврора”дан көчлерәк булды, 8:4 исәбе белән җиңде.
Калган командалар киеренке көрәштә түбәндәгечә үтте: “Титан” – “Метеор” – 4:4, “Аякс” – “Ак барс”  - 3:4, “Атлетико” – “Арсенал” – 5:6,  “Легион” – “Царево” – 2:3,
Гол+пас системасында бомбардирлар арасында Андрей Тиханов (“Скиф”) алда бара, ул 27 туп керткән һәм 17 тапкыр гол тубы тапшырган. Икенче урында клубташы Дмитрий Горшунов бара – 36 балл (24+12).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса