Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгы юлларында ярыш кызу булды

Безнең районда “Россия чаңгы юлы” спорт бәйрәме киң колач белән үтте. Узган шимбә наратлыктагы стадион Сабантуй бәйрәмен хәтерләтте, халык күп җыелган иде, аларның күбесе чаңгыга басты. Салкынча җилле һава булуга да карамастан, чаңгыда йөрү өчен искиткеч көн булды. Гомумән оештыручылар ярдәмендә сәламәтлек бәйрәме күңелле һәм уңышлы үтте.

РОССИЯ ЧАҢГЫ ЮЛЫ. МОНДА ҖИҢЕЛҮЧЕЛӘР БУЛМЫЙ
Барысы да катнашучыларны теркәүдән башланды, ә алар шактый иде, җиде йөздән артык питрәчле чаңгы ярышында катнашырга теләк белдерде. Балалар, яшүсмерләр, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында катнашучылар күп булды. Ә менә кызлар, ветеран хатын-кызлар һәм ир-атлар быел пассивлык күрсәтте.
Традиция буенча стартка беренче булып район үзәгенең иң яшь чаңгычылары чыкты, алар стадион тирәли чаңгыда чапты һәм беренче булып финишка Карина Вәлиева һәм Айдар Бикмөхәммәтов килде. Аннары югары сыйныф укучылары ярышты, анда ленинококушкинолылар беренчелекне бирмәде. Алар барлык стартларда да беренче урыннарны алды. Кызлар арасында (5-8 сыйныф) 1,5 километр арада Ралинә Заһирова, ә малайлар арасында Руслан Нуретдинов җиңүче булды. 9-11 нче сыйныф кызлары арасында шундый ук арада беренче булып финиш сызыгын Ләйсән Гарифуллина үтте.
- Мин кичә биатлон буенча район беренчелегендә катнаштым, – диде фиништан соң ук Ләйсән, ул анда да җиңү яулаган. – Кар яуганнан соң трасса буенча чаңгыда чабу авыррак булды, ә бүген күпкә җиңелрәк иде.
Яшүсмер малайлар өч километрга чапты, шулай ук монда районның күп тапкыр чемпионы Рөстәм Мостафин җиңде.
- Мин даими шөгыльләнәм. Һәрбер ярышка ныклап әзерләнәм, тренер белән һава шартларына бәйле рәвештә чаңгыны майлыйбыз, шуңа күрә дә җиңел чабыла, шулай да физик әзерлек булу бик мөһим, – диде яшь спортчы.
Калган араларда призлы урыннар өчен көрәш киеренке булды, монда да ныклап әзерләнгәннәр җиңде. Хатын-кызлар арасында Алина Вәлиева беренче урын, Алсу Хәлимова икенче урын, Лилия Гатиатуллина өченче урын алды. Ир-атлар арасында Иван Казаков җиңүче булды.
- Бездә старттан ук лидерлыкка көрәш башланды, һәр көндәш җиңүгә лаек иде, - диде Иван Казаков. – Монда минем белән тәҗрибәле һәм яшь чаңгычылар чапты. Мин ярты юлды ук алга чыктым һәм финишка кадәр бирешмәдем.
Финишка икенче булып Илдар Гыйниятов килде, өченче урында – Рифат Гайнуллин.
Ветераннар арасында да шулай ук финишка кадәр диярлек киеренке көрәш барды, монда тәҗрибәле чаңгычы, әлеге ярышларда күп тапкырлар җиңүче Владимир Федотов җиңде. Икенче урында – Юрий Моисеев, өченче урында - Рүзәл Нурмөхәммәтов.


Җитәкчеләр арасында Азат Хәбибрахманов җиңүгә иреште, икенче урында – Азат Шәйхелисламов, финишка өченче булып район башлыгы Илһам Кашапов килде, ул үз үрнәгендә спорт белән шөгыльләнүнең эшкә комачауламавын, ә физик форманы саклауда ярдәм генә итүен күрсәтте.
Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, истәлекле сувенирлар һәм призлар тапшырдылар. Быел балалар арасында 1-5 урыннар яулаганнар бүләкләнде.
Әлбәттә, катнашучыларны һәм кунакларны кайнар чәй һәм тәмле коймаклар белән сыйлаулары күңелле булды. Әмма чәй генә җитеп бетмәде, бигрәк тә стартка соңгы булып чыкканнарга, киләсе ярышларга чәй һәркемгә җитәрлек булыр, дип өметләнеп калабыз.
Чаңгы ярышларыннан тыш, питрәчлеләр өчен төрле уеннар, конкурслар, концерт номерлары әзерләнгән иде.
 

ХОККЕЙ. БОЗГА ЧЫКМЫЙЧА ДА ҖИҢДЕЛӘР
“Пестрецы” ир-атлар командасы “А” группасында хоккей буенча Татарстан беренчелегендә чираттагы очколарын туплады. Уен Актанышта җирле “Лачын” командасы белән үтәргә тиеш иде. Әмма хуҗалар бозны вакытында әзерләп бетерә алмау сәбәпле, аларга регламент буенча 0:5 исәбе белән техник җиңелү билгеләнде. Шулай итеп, безнең хоккейчылар турнир таблицасында алда бара. Алда аларны принципиаль көндәшләр көтә, бу шимбәдә Байлар Сабасында җирле “Тимерхан” командасы белән матч үтәчәк, ә март башында үз бозларында теләчелеләр белән уен булачак, март уртасында плей-офф сериясе уеннары башлана.
Ә менә яшүсмерләр командасы җиңелүгә дучар булды, 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында республика беренчелегенең чираттагы матчында безнең егетләр
 “Олимп” (Мамадыш) 2:10 исәбенә оттырды.

ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ. СЕМЕННЫҢ ӨЧ МЕДАЛЕ
Казанда үткән Татарстан беренчелегендә кечкенә ракетка мастеры Семен Совин (тренеры Павел Тихонов) 13 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында, берьюлы өч медаль яулады. Ул парлы республика чемпионы булды, ялгыз һәм катнаш разрядта икенче урыннар алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса