Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чемпион исеме янә питрәчлеләрдә

Питрәчнең хоккей буенча ир-атлар командасы беренче лиганың "Б" дивизионында иң көчле команда исемен янә раслады. Соңгы биш елда Татарстан беренчелегендә ул дүртенче тапкыр иң көчле команда санала.

Сәгать ясаучылар шәһәрчеге
Борынгы Чистай шәһәрендә якынча 70 мең кеше яши. Шәһәр хоккейчыларыбызны җылы һәм кунакчыл кабул итте. Бу шәһәр дөньяга "Восток" сәгате белән билгеле. Совет чорында монда футбол, туплы хоккей һәм спортның башка төрләре нык үскән була, ә хоккей һәрвакыт алда бара. 2007 елда Чистайда 1000 урынга исәпләнгән Боз сарае төзелә. Быел шәһәр Татарстан беренчелеге финалистларын кабул итте. Икенче төркем Кама Аланы шәһәрендә уйнады.
Беренче лиганың "Б" дивизионында республиканың 24 командасы катнашты. Иң көчле 8 команда финал уеннарына керде.
Беренче көн - көч сынашу. Турнирны чистайлылар һәм Кайбыч командалары ачты. Чистай хоккейчылары бу уенны җиңел генә зур исәп белән уйнады. Аннары бозга безнекеләр һәм Актаныш җыелма командасы чыкты. Питрәчлеләр матчны, уен барышын кулларына алып, 6:3 исәбе белән отты.
Икенче көн- хуҗалар җиңелде.Бу көнне нигезләмә буенча командалар 2 шәр матч уйнады. Чистайлылар актанышлыларны 3:1 исәбенә җиңде, питрәчлеләр кайбычлыларны 5:2. Ике периодта, нигездә, яшь хоккейчылар уйнады.
Шулай итеп Чистай һәм Питрәч хоккейчылары бердәй алтышар очколар җыя. Алар арасындагы уенда төп финал язмышы хәл ителә, ягъни җиңүче икенче төркем җиңүчесе белән республика чемпионы исеме өчен уйный.
Уен бик кызыклы һәм киеренке барды. Хуҗалар, күпсанлы җанатарлары хуплавы белән, тиз арада безнең капкага ташлана. Әмма безнең әйдәп баручы бишлек исәпне ача. Аннары чистайлылар исәпне тигезли. Трибуналар шау-гөр килеп тора. Тегеләр һөҗүмгә ташлана. Безнекеләр көндәшләре һөҗүменә каршы тора, инициативаны кулларына ала һәм хуҗалар капкасына өч җавапсыз алка кертә.
Чистайлылар безнең хоккейчылар уенына каршы тора алмый, матч ахырына аларның алка кертер хәлләре калмый. Шулай итеп 4:1 исәбе белән отып, безнекеләр янә финалга чыга, чистайлылар 3 нче урын өчен юаныч финалында бронза медаль алуга иреште.
Өченче көн - ышанычлы җиңү. Азатның "йолдызлы сәгате". 18 мартта көндезге 11 сәгатьтә финал уеннары башлана. Питрәчлеләрнең көндәшләре күршеләребез - кабат теләчелеләр. Алар икенче төркемчәдә барлык матчларда җиңә.
Менә уеннар башлана - республика чемпионы исеме өчен уйныйлар. Безнең хоккейчылар финалга әзерләнә. Беренче минуттан ук бер-бер артлы көндәшләр капкасына һөҗүм итә.
Беренче көндәге кебек үк спорт сараенда уңыш теләүчеләр бик күп иде. Питрәчтән егермеләп җанатар килгән иде. Алар үз хоккейчыларын бик актив хуплап торды.
Уенның алтынчы минутында питрәчлеләр хәлиткеч һөҗүм ясый. Денис Казаев булышлыгы белән Азат Вафин исәпне ача.
Унберенче минутта контр-һөҗүмдә теләчелеләр исәпне тигезли. Период ахырында питрәчлеләр ике алка кертә. Башта уйнаучы тренер Азат Вафин алкалар санын арттыруга ирешә һәм тигез составта тагын бер алка кертә. Икесендә дә аңа Денис Казаев ярдәм итә.
Икенче период башлануга, 40 секунд эчендә Казаев ике гол кертә һәм исәп 5:1 гә җитә. Аннан соң уен безнең хоккейчылар теләгәнчә бара. Алар төрле составта булсалар да, алкаларны кертә тора. Хәтта уенчылар аз булганда да. Икенче период 6:0 исәбе белән төгәлләнә. Азат Вафин тагын өч гол кертә, Казаев тагын үзен күрсәтә.
Өченче периодта яшьләр составы гына уйный. Алар бер алка да кертә алмасалар да уенны бозмадылар. Көчле көндәшләреннән тәҗрибә алдылар. Бу периодта безнең көндәшләр бер гол кертүгә ирешә. Шулай да бу беркемнең дә кәефен төшерми.
Питрәчлеләр көндәшләрен 9:2 исәбе белән җиңеп, дүртенче тапкыр үз дивизионнарында Татарстан чемпионнары булып калды. Ә җанатарлар һәрдаим аларны "Афәрин, егетләр! Булдырасыз!" дип хуплап торды.
Шатлык мизгелләре
Турнир тәмам. Приз алырга вакыт җитә. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле Михаил Бойцов питрәчлеләр капитаны Юрий Сорокинга җиңүче кубогы тапшыра, ә команда әгъзаларына - алтын медальләр. Беренчелекнең иң яхшы капкачысы - безнең Максиам Кириллов, иң яхшы снайперы һәм һөҗүм итүчесе - питрәчлеләрнең уйнаучы тренеры Азат Вафин. Ул әлеге уенда гына да 6 алка кертә! Сүз уңаеннан, Азат күптән түгел "Ак барс" ветераннар командасы составында дөнья чемпионы булды. Турнир Канадада үтә, анда да ул иң яхшы снайпер була.
Уеннар тәмам. Питрәчлеләр (тренер Виктор Сорокин) тагын чемпион булып калды. Алар кабат республикада район хоккей абруен күтәрде. Безнең егетләр инде икенче ел рәттән уеннарда оттырмый. Элгәре уеннарда да, финалларда да. Без алар белән горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X