Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Дуслыкның милләте юк. Без төрле, әмма без бергә”

“Тату сыйныф серләре” ата-аналар комитеты республика конкурсының зона этабында катнашучылар арасында иҗади көндәшлек хөкем сөрде. Район мәдәният йорты сәхнәсендә 7 мәктәп – район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәбе, Татар Тау Иле, Шәле, Ленино-Кокушкино, Кощак, Иске Шигали мәктәпләре җиңү өчен көрәште.

Соңгы вакытта ата-аналар, балалар һәм сыйныф җитәкчеләре гадәттәгедән ешрак күрешкәннәр.
Алар фәннәр буенча билгеләр һәм өлгереш турында түгел, ә номерлар программасы турында фикер алышканнар - җырлаганнар, биегәннәр, сценарийлар уйлаганнар. Тырышлыклары юкка китмәгән. Һәр команда конкурска кабатланмас чыгыш әзерләгән иде.
Иске Шигали командасы күңелле видеоролик белән тамашачыларның исендә калды, анда әти-әниләрнең мәктәпкә җыелышка ашыгулары күрсәтелде. Алар бер шалтыратуда барысын да ташлап, юлга чыгалар. Алар ничек булдыралар, шулай баралар - машинада урын булмаган кеше багажникка утыра, икенчесе урамда йөрүче малайның самокатын тартып ала һәм башка ата-аналарны куып тота.
Ленино-Кокушкинолылар номеры дулкынландыргыч булуы белән аерылып торды. Әти-әниләр балаларны матур чәчәкләр белән, ә үзләрен кайгыртучан бакчачылар белән чагыштырдылар. Алар шулай ук “Татарстанның мәдәни юллары буенча сәяхәт” проектын тәкъдим иттеләр. Алтынчы сыйныф укучылары күп кенә музейларда, театрларда булулары, Казанның тарихи биналарына экскурсиягә барулары турында сөйләделәр.
Ә Кощак командасы тәкъдим иткән проект “Без бергә” дип атала, аның төп идеясе – халыклар дуслыгы. Проект ел дәвамында эшләячәк. Балалар өчен төрле тематик чаралар оештырылачак, сораштырулар үткәреләчәк, нәтиҗәләр анализланачак.
Сәхнәдә әти-әниләр балалар белән бергә татар һәм рус халык биюләрен, шулай ук таҗик җырын башкардылар.
- Безнең 6 “А” сыйныфында төрле милләт вәкилләре укый, әмма бу безне берләштерә генә. Һәркемнең үз гореф-гадәтләре, йолалары бар, ләкин балалар аралашу һәм дус булу өчен бернинди киртә дә күрмиләр. Киресенчә, аларга башка мәдәният белән танышу ошый, – диде сыйныф җитәкчесе Елена Аркадьевна. - Балаларның әти-әниләре дә акыллы, алар үзләре башка әти-әниләргә хөрмәт күрсәтәләр, бергәләп аралашалар, барлык мәсьәләләрне дә бергәләп хәл итәләр. Балалар да шулай.
- Мин үз сыйныфымны яратам! Без һәрвакыт бер-беребезгә ярдәм итеп торабыз, нәрсә дә булса килеп чыкмый икән, булышабыз. Безгә бергә күңелле һәм уңайлы. Дуслыкның милләте юк. Без төрле, әмма без бергә. Бүген җиңәргә телибез, - дип өстәде мәктәп укучысы Вероника Седакова.
Командаларның визиткаларыннан, социаль проектларны тәкъдим итүдән соң, жюри әгъзалары төрле оригиналь эшләнмәләр, плакатлар, фотоальбомнар, рәсемнәр тәкъдим ителгән күргәзмәне дә бәяләде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча өченче урынны Татар Тау Иле мәктәбе алды. Икенче урында Ленино-Кокушкино мәктәбе. Ата-аналар комитеты конкурсында Кощак командасы җиңүче булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса