Алга

Питрәч районы

Рус Тат
Спорт

Физкультурачы көне уңаеннан Питрәч спортчыларынының уңышларын барлыйк

Безнең районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны елдан-ел арта бара

Моның өчен яхшы шартлар тудырылган, төрле ярышлар үткәрелә. Питрәчлеләр төрле дәрәҗәдәге ярышларда катнаша. Узган спорт сезонында гына да алар бик күп бүләкләр һәм медальләр яуладылар. 

Бухарестта армспорт буенча дөнья чемпионатында Артур Макаров - икенче, Рияз Баһаветдинов өченче урынны алды. Идел буе федераль округы чемпионатында Рияз, Артур һәм Влада Меташоп чемпионнар булды, ә Татарстан чемпионатында өчесе дә мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде. Гомумән алганда, безнең спортчылар армспорт буенча барлыгы 7 алтын, 6 көмеш һәм 4 бронза медаль яуладылар. Ксения Демидова кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды, ул Россия беренчелегендә бронза медаль яулады. Ислам Шәйдуллин һәм Ксения Демидова (билбау көрәше), Илназ Сираев (милли көрәш) республика беренчелегендә икенче урыннарны алды. Баскетбол буенча республика беренчелегендә егетләр җыелма командасы чемпион булды.

Хоккей буенча ир-атлар җыелма командасы ПЛХЛ чемпионатында икенче урынны алды, ә Татарстан Кубогында ярымфиналга кадәр барып  җиттеләр. «Пестрецы-2010» яшүсмерләр командасы республика беренчелегендә өченче урынны яулады, ә команда капитаны Илья Фитисов үз яшьтәшләре арасында иң яхшы һөҗүмчесе дип танылды. Шулай ук безнең команда Идел буе федераль округы беренчелегендә «А» төркеменә чыкты, ул әлеге турнирда катнашучылар арасында бердәнбер авыл командасы. 

Ветераннар арасында Александр Дормидонтов гер спорты буенча Россия чемпионы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев