Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Иң мөһиме ныклап шөгыльләнергә, үз-үзеңә ышанырга кирәк”

Милли көрәш – һәркемнең яраткан спорт төре булып тора, балалар да, яшүсмерләр дә һәм олылар да бил алышлар вакытында үзләренең җитезлекләрен, кыюлыкларын, көчләрен күрсәтә. Питрәчлеләр арасында танылган көрәшчеләр аз түгел. Алар мөмкин булган барлык республика һәм хәтта, дөньякүләм турнирларда безнең район данын яклый. Шуларның берсе, Фәрхәт Фәйзуллин, ул халыкара класслы спорт мастеры, күп кенә ярышларда җиңүче, билбау көрәше буенча Дөнья һәм Европа чемпионы, Кубок иясе. Ул Шәледә 2003 һәм 2007 елгы яшүсмер малайлар һәм Питрәчтә тагы да кечерәкләр белән тренировкалар үткәрә. Аның утыздан артык укучысы бар.

- Минем тәҗрибәм аз түгел, инде 20 ел көрәш белән шөгыльләнәм, - диде Фәрхәт Фәйзуллин. – Миндә үсеп килүче буын белән белемнәремне һәм тәҗрибәмне уртаклашу теләге туды. Махсус шуның өчен укыдым. Минем белемем укытучылык эшчәнлеге белән бәйле түгел бит. Мин ветеринария академиясен тәмамлаган идем. Берникадәр вакыт балалар белән эшләгәннән соң, монда никадәр түземлек кирәклегенә инандым. Һәркайсының үз характеры, һәрберсенә якын килү юлын табарга кирәк. Малайлар белән аралашканда үземнең тренерым Анатолий Бозиннан үрнәк алырга тырышам. Безнең арада да төрле кешеләр бар иде, ул безнең һәркайсыбызның көчле якларын күрә белде, үз-үзебездә ышаныч уята алырлык сүзләр тапты.
Фәрхәт үзе озак вакыт әти-әнисе белән Мурманск шәһәрендә яшәгән. Ул Татарстанга кунакка кайтырга яраткан, чөнки монда Сабантуйларда милли көрәшне турыдан-туры күзәтеп була. Ул көннәр буе спортчыларның шөгыльләнгәннәрен карап торган, ә аннары анда күргәннәрне өйдәгеләргә күрсәтә торган булган.
- Үземне хәтерләгәннән бирле көрәшәм, урамда малайлар белән, өйдә әти белән, ул да көрәш белән шөгыльләнде, - дип истәлекләре белән уртаклашты спортчы. Без Татарстанга күчеп кайткач, мәктәптә укыган елларда республика ярышларында катнаша башладым, призлы урыннар яуладым. Тренер белән 18 яшьтән шөгыльләнәм.
Өйрәнү процессында иң мөһиме – дисциплина. Чын спортчы тәрбияләү өчен дәресләр даими үткәрелергә тиеш, әмма дәресләргә даими йөри алмаучылар да бар. Кайберләрен ата-аналары җәрәхәтләнүдән куркып тренировкага җибәрми. Әлбәттә, бу спорт төре куркынычсыз түгел, әмма мускулларны һәм связкаларны дөрес итеп күнектерсәң, җәрәхәтләнү куркынычы бик аз. Көрәш бит ул рингка көндәшең белән бергә бер чыга торган спорт төре. Монда футбол яки хоккейдагы кебек команда юк, аларда бит җиңү уртак көч белән яулана. Ә бил алышта үз көчеңә генә таянасың. Мөгаен, шуңа да көрәш белән шөгыльләнергә теләүчеләр аз.
Егетләр яхшы гына нәтиҗәләргә ирешә башлады. Менә шушы көннәрдә генә Казанга 2005 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр арасында “Ак Барс” көрәш сарае призына көрәш буенча традицион турнирга бардылар. Анда биш питрәчле призлы урын алды.
Фәрхәт физик әзерлек кенә түгел, рухи әзерлеккә дә зур игътибар бирә. Кайвакыт җиңүләр җиңелүләр белән чиратлаша, моны таный белергә кирәк, беренче җиңелүдән үк бирешмәскә, хаталар өстендә эшләргә, күнекмәләргә йөрүне дәвам итәргә, уңышка ышанырга кирәк.
Әлбәттә, яшь спортчылар үзләре белән танылган көрәшче, исеме Россиядән дә читтә мәгълүм булган Фәрхәт Фәйзуллин шәгыльләнүенә бик шат. Алар да шундый ук югары уңышларга ирешергә тели һәм шуңа да тренировкаларда ныклап шөгыльләнә.
- Без атнага ике тапкыр шөгыльләнәбез, монда күп кенә алымнарга өйрәндем, ике район ярышында алардан файдаландым инде, өченче урыннар алдым. Бу башы гына әле, Республика, Бөтенроссия чемпионатларында катнашырмын дип уйлыйм, - дип киләчәккә планнары белән уртаклашты Айрат Һадиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса