Алга

Питрәч районы

Рус Тат
Спорт

Икенче уен питрәчлеләргә җиңү китерде

Уеннар "Питрәч-Арена" боз сараенда үтте. Хоккей буенча район ирләр командасы күрше Теләче районы командасы белән иптәшләрчә 2 уен үткәрде.

Беренче уенда көндәшләр көчлерәк булып чыкты. Алар безнең команданы 7:4 исәбе белән җиңде. Икенче уенда бәхет безнең командага елмайды. Әлеге матчта исәпне Питрәчнең яшь хоккейчысы Сабир Янов ачты. Соңыннан бертуган Сорокиннар - Юра һәм Александр үзләрен күрсәтте. Һөҗүм ясаучы Александр Чамрин үзен бу уенда да бары яхшы яктан гына күрсәтте. Ул көндәшләрнең капкасына 4 алка кертте. Нәтиҗәдә, уен питрәчлеләр файдасына 8:1 исәбе белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев