Ил белән бергә йөгердек

Узган ялларда Питрәчтә "Милләтләр кроссы" булып үтте. Биредә дүрт йөздән артык кеше катнашты. Бу көнне район үзәгенә районның төрле почмакларыннан җыелышсалар да, башка елларга караганда, катнашучылар күпкә азрак иде. Шуңа да карамастан, йөгерү бәйрәме яхшы узды. Бу көнне мәктәп балалары да, өлкәннәр дә бик теләп чапты.
"Милләтләр кроссы" беренче тапкыр 1918 елда уздырыла. Бу вакытта 4,5 километрга йөгерәләр. Шуннан бирле бу чара безнең илдә ел саен уздырыла. Ә "Милләтләр кроссының" дөньяви яшенә 150 ел чамасы.
Наратлыкта узган чарага бар кеше дә әзерлек белән килгән иде. Әйтергә кирәк, бу көнне Татарстан гына түгел, бөтен күпмилләтле Россия йөгерде.
Бу көнне һава торышы да бик матур иде. Наратлыкта иртәдән кояш балкыды, әйтерсең лә җәйге көн. Гадәттәгечә, йөгерүне балалардан башладылар. Иң кечкенәләрнең яше 6-9 яшьләр тирәсе иде. Кызлар арасында бер километр араны иң беренче булып Питрәчтә яшәүче Кристина Игнатьева килде. Егетләр арасында җиңүче - Сабит Янов. Ирләр арасында беренчелекне Богородскида яшәүче Максим Гаврилин алды. Икенче урында "Ак Барс" агрофирма хезмәткәре - Илдар Миндегулов. Өченче урынны Богородскидан Олег Сорокин һәм Питрәчтән Руслан Ларионов бүлеште. Хатын-кызлар арасында беренче урында Кощактан Алина Гәләвиева, икенче урында "Ак Барс" агрофирма хезмәткәре Жанна Лывина, өченчедә - Питрәчтән Лилия Шиһапова.
Ветераннар да читтә калмады, алар хәтта яшьләрне уздырып та җибәрде әле. Алар арасында беренче урыннарны икенче мәктәпнең физкультура укытучысы Михаил Чернов, "Питрәч-Арена" ябык боз инженеры Наил Вәлиев һәм коррекция мәктәбе тәрбиячесе Равил Әхмәтов алды.
Ә менә район оешма вәкилләре арасында Питрәч эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Илшат Абдуллин һәм Юрий Шатаевлар беренче ике урынна алды. Өченче булып халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәре Филүс Хөсәенов килде.
Кызганыч, күпмеңле Питрәч районнынан "Милләтләр кроссында бары 400 генә кеше катнашты. Шундый тәкъдим дә бар: киләсе елга йөгерү бәйрәменең маршрутын үзгәртеп булмас микән. Автовокзалдан наратлыкка кадәр йөгереп карыйк мәллә?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.1800
-
28 июнь 2022 - 13:38Бу җомгада редакциядән бүләк алучылар билгеле булачак Һәр әбүнәчебезнең газетага язылган өчен призлар оту* мөмкинлеге бар.10600
-
28 июнь 2022 - 12:31Питрәч районында су коену өчен җиһазландырылган урыннар юк Быелгы җәй безне эссе көннәр белән сөендермәсә дә, район сулыкларында ял итүче кешеләр еш кына күренә: халык кызына, балык тота, ә кайберләре су коена, бу бик куркыныч күңел ачу чарасы булып санала.13900
-
28 июнь 2022 - 11:05Питрәч районында сусыл азык әзерләү тулы куәткә бара «АгроЛак-К» безнең районның алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә терлек азыгын беренче булып әзерли башладылар һәм күпьеллык үләннәрдән сенаж салу планын беренче булып үтәделәр.13800
-
28 июнь 2022 - 09:32Район газетасына язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**134900
-
28 июнь 2022 - 09:25В районном Доме культуры Пестрецов прошел выпускной бал
-
28 июнь 2022 - 09:25В ДОЛ «Чайка» прошла учебная тренировка по эвакуации
-
27 июнь 2022 - 10:17Питрәч парлары арасында фотоконкурс игълан ителәУл Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган154600
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.215100
-
6 май 2022 - 10:52Газетага язылыгыз һәм җәйге ял өчен кирәк-яраклар отыгыз Туган ягыңда район газетасы белән ял ит! Редакция үз әбүнәчеләре өчен акция* игълан итә. Һәркемнең бүләк алу мөмкинлеге бар**324700
-
27 май 2022 - 11:092022 елның II яртыеллыгына «Вперед» («Алга») район газетасына язылу дәвам итә Безнең белән калыгыз - трендта булыгыз!228200
-
2 июнь 2022 - 10:40Питрәчтә Сабантуй милли бәйрәмен үткәрү датасы билгеле булды Тиздән Питрәчтә наратлыкта традицион бәйрәм узачак.166700
-
17 июнь 2022 - 11:34Питрәчлеләргә «Әлбәден» хәрби уеннары» программасын тәкъдим итәбез Фестиваль 18-19 июньдә узачак.161000
-
8 май 2022 - 12:00Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә җәйге каникул башлану вакытын игълан итте Ата-аналардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле159500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-939-375-85-09 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика