Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Келәмдә мавыктыргыч бил алышлар узды

Балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбенең спорт залында 2004-2006, 2007-2009 елгы яшүсмерләр һәм ир-атлар арасында «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ призларына «Көрәш» буенча уналтынчы ачык турнир узды. Ярышларда Питрәч батырлары, шулай ук Казан һәм Мамадыш районнары көрәшчеләре дә катнашты. Келәмгә җитмештән артык спортчы чыкты. Турнир кунаклары, һәрвакыттагыча, район данын лаеклы яклаган танылган көрәшчеләребез һәм тренерларыбыз - Иван Баширов, Гайнетдин Мөхәммәдиев, Николай Крылов, Заһретдин Шәйхетдинов, Вакыйф Тимербаев, Рәис Сафиуллин, Илсур Дәминов һәм башкалар.

Турнирны ачу тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан танылган ветераннарыбыз Иван Баширов һәм Гайнетдин Мөхәммәдиевкә бүләкләр тапшырды, аларга сәламәтлек, озын гомер теләде.
Илһам Миңнеханович шулай ук көрәшчеләрне сезон ачылу белән котлады, аларга барлык ярышларда да уңышлы чыгыш ясауларын, келәмдә осталыкларын күрсәтүләрен һәм спорт сөючеләрне матур көрәшләр белән сөендерүләрен теләде.
Ярышларның иң кечкенә катнашучысы - Рияз Сөнгатуллин, ул Ленино-Кокушкино мәктәбенең өченче сыйныф укучысы.
- Безнең өчен әтиебез Марсель Мансурович үрнәк булып тора, ул район җыелма командасы әгъзасы, миңа һәм абыем Инсафка төрле алымнар күрсәтә, киңәшләрен бирә. Атнага өч тапкыр спорт залында шөгыльләнәбез. Бу ярышларда беренче тапкыр катнашам, - диде тугыз яшьлек спортчы.
Рияз инде республика ярышлары призеры, ул Теләчедә Салават Фәтхетдинов призына үткәрелгән турнирда өченче призер булды, аның абыйсы Мөнир Сөнгатуллин исемен йөртүче район турнирында беренче һәм өченче урыннарны яулады.
Бу көнне яшь көрәшче җиңүгә ирешә алмады, ләкин ул барыбер канәгать калды, тәҗрибә алды.
Мамадыш районының Түбән Яке авылыннан Фидаил Гасыймов тәҗрибәле көрәшче, ул республика ярышларында катнашучы һәм призер.
- Мин безнең команда составында бу ярышларга беренче тапкыр килдем, - дип сөйләде ул, - көндәшләр бик лаеклы, әмма мин җиңәргә телим. Безнең авылда көрәш секциясенә 14-16 егет, шул исәптән мин дә йөрим. Безнең өчен авылдашыбыз, дөнья чемпионы Булат Юнысов үрнәк булып тора. Питрәчтә ярышлар кызыклы уза, оештыру да әйбәт.
Күп кенә бил алышлар, чыннан да, мавыктыргыч үтте.
Берничә сәгатьлек көрәштән соң турнирның җиңүчеләре һәм призерлары ачыкланды. Кече яшүсмерләр арасында җиңүчеләр: Ярослав Лывин (30 килограммга кадәр авырлык категориясе, Ленино-Кокушкино), Кирилл Кульков (40 килограммга кадәр, Мамадыш), Ильяс Гарипов (+40, Казан).
Олырак яшүсмерләр арасында Фидаил Гасыймов (50 килограммга кадәр, Мамадыш), Илназ Сираев (60 килограммга кадәр, Шәле), Азат Хәмдиев (+60, Казан).
Егетләр арасында гомумкоманда зачетында беренче урында - ленинококушкинолылар, икенчедә – шәлеләр, өченчедә - икенче мәктәп командасы.
Ир-атлар арасында беренче урыннарны Илһам Гайфетдинов (65 килограммга кадәр, «Ак Барс Питрәч» кошчылык комплексы ҖЧҖ), Рөстәм Сабиров (75 килограммга  кадәр), Марат Сафин (90 килограммга кадәр), Фәрхәт Фәйзуллин (+90, «Ак барс Питрәч» кошчылык комплексы ҖЧҖ) яулады.
Гомумкоманда зачетында беренче урында - «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ командасы, икенче урында – «Ак барс»   кошчылык комплексы, өченчедә – белкинолылар.
Барлык призерлар да оештыручылардан истәлекле бүләкләр, медальләр һәм грамоталар алдылар.
Әмма укучылар, шулай ук олылар арасында катнашучыларның аз булуы гына күңелне төшерә . Кайбер мәктәпләрдән, зур торак пунктлардан катнашучылар бөтенләй юк иде. Ә бит  ярышларда катнашу спортчыны чыныктыра, алга таба ныклап шөгыльләнергә этәргеч бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса