Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хоккей. Кунаклар көчлерәк булып чыкты

Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында «Пестрецы-2006» командасы үз бозында Тольяттидан «Лада» командасы белән чираттагы уеннар үткәрде.

Кунаклар ике матчта да отты.

Беренче уенда алар - 5:0, икенчесендә 8:3 исәбе белән җиңү яулады. Безнең балалар командалары да Казан беренчелегендә катнаша. Барысы да диярлек оттырды: «Пестрецы-2004» - «Зилант» - 3:5, «Пестрецы-2007» - «Ледокол» - 5:6, «Пестрецы» - 2009 - «Ак барс-2» - 0:6, «Пестрецы-2013» - «Динамо-2» - 0:9. «Пестрецы-2011» командасы гына җиңүгә ирешә алды. Ул «Восток»ны (Марий Эл) 19:3 исәбенә тар-мар итте.


Волейбол. Кем алда бара?

Авыл яшьләре арасында район беренчелегенә волейбол буенча чираттагы бишенче тур уеннары узды. Лидер «Олимп» «Кобяково»ны 2:1 исәбенә отты һәм шул рәвешле 15 очко белән лидерлыкны саклап калды. Икенче урында «Виктория» бара, ул «Богородское»ны 2:0 исәбе белән җиңде. Дүрт уеннан соң «Виктория»ның 12 очкосы бар. Өченче урында «Легион» һәм «Янцевары» бара, аларның 9ар очколары бар. «Кулаево» «Янцевары»ны 2:0 исәбе белән җиңде. Шул ук исәп белән «Юнион» «Спортинг» командасын отты. Мини-футбол.

Тиздән финаллар 

Узган атнада авыл яшьләре арасында район беренчелегенә чирекфинал һәм ярымфинал уеннары узды. «ТатХод» «Легион»ны - 7:2 һәм 3:0, «Виктория»ны - 2:1 һәм 9:1 исәбенә отты. Башка уеннар тагын да киеренкерәк узды: «Барса» - «Стар» - 4:2 һәм 3:3, «Аякс» - «Арсенал» - 3:2 һәм 3:3.

Ярымфиналда «ТатХод» һәм «Виктория», «Аякс» һәм «Барса» очрашты. «Виктория» ике җиңү яулады - 7:2, 3:2 - һәм финалга чыкты. Икенче финалист - «Барса» булды. Ул «Аякс»ны 4:3 һәм 3:2 исәбе белән җиңде.

Шулай итеп, финалда район чемпионы исеме өчен «Барса» һәм «Виктория» уйнаячак. Өченче урын өчен «Аякс» һәм «ТатХод» көрәшәчәк. Кече кубок өчен «Атлетико» һәм «Аврора» көрәшәчәк. Ярымфиналда «Аврора» «Фрейндшип»ны - 2:1 һәм 2:2, ә «Атлетико» «Спортинг»ны 8:2 һәм 2:5 исәбе белән җиңде. Кече кубокка «Аврора» командасы ия булды. Матчтан соң пенальтилар сериясендә ул «Атлетико»ны җиңде. Бу командалар арасында финал уеннары түбәндәгечә тәмамланды: беренче уенда «Атлетико» җиңде - 2:0, икенчедә «Аврора» - 4:2.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X