Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Хоккейчылар финишка чыкты, ә футболчылар “экватор”ны узды

    Төрле дәрәҗәдәге ярышлар дәвам итә, кышкы спорт төрләре акрынлап финишка якынлаша. Шуңа күрә уеннарда һәр җиңү һәм һәр очко мөһим, еш кына спорт уеннары бик киеренке көрәштә уза.

    ХОККЕЙ. КОЩАКЛЫЛАР АЛДА
    “Пестрецы-2004” командасы Татарстан беренчелеге кысаларында үз бозында чираттагы уен үткәрде. Ул киеренке көрәштә Казанның “Стрела” командасына 6:7 исәбе белән оттырды.
    Авыл яшьләре арасында да район беренчелеге финишка якынлаша, анда тугыз команда катнаша, плей-офф сериясенә кадәр бары тик берничә тур гына кала. Соңгы уеннар түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: “Конь” – “Пестрецы-2” - 6:3, “Тюлячи-2” - “Пимери” - 7:0, “Пановка” – “Соболь” (Питрәч) – 2:9, “Шәле” – “Спарта” (Кощак) - 1: 7.
    Алты матчта алты җиңүгә ирешкән “Спарта” алда бара һәм үз исәбендә 18 очкога ия, икенче урында “Алмаз” (Лаеш районы) – 15 очко, өченче урында “Соболь” - 13 очко.
    ФУТЗАЛ. ЛИДЕР ОЧКОЛАРЫН СИРӘК ЮГАЛТА
    Авыл яшьләре арасында футбол буенча район беренчелегенә беренче әйләнеш тәмамланды. Чемпион исеме өчен ике әйләнеш турнирында 14 команда ярыша.
    13 нче тур уеннары түбәндәгечә тәмамланды: “Ак барс” - “Порто” - 5:3, “Легион” – “Феникс” - 3:1, “Арсенал” - “МанСити” - 4:4, “Аякс” - “ТатХод” - 3:4, “Фреиндшип” - “Стар” - 3:7, “Аврора” - “Атлетико” - 8:7, “Олимп” - “Скиф” - 2: 5.
    Турнир таблицасын “ТатХод” җитәкли, аның исәбендә 36 очко бар, команда бары бер тапкыр гына җиңелеп, нибары өч очко югалттылар.
    Икенче урында “Аякс” – 28, өченчедә “Олимп” - 26 очко. Калган командалар түбәндәгечә билгеләнде: 4. “Скиф” - 26, 5. “Стар” - 23, 6. “Ак барс” - 22, 7. “Легион” - 20, 8. “Фреиндшип” - 18, 9. “Аврора” - 15, 10. “МанСити” - 15, 11. “Арсенал” - 14, 12. “Феникс” - 10, 13. “Атлетико” - 9, 14. “Порто” - 0.
    Гол+пас системасы буенча бомбардирлар арасында Инсаф Зәйнетдинов (“Легион”) бара, аның 44 балл (30+14 ).
    Икенче урында “Стар” командасыннан Алексей Ивановский” – 37 балл (24 +13), өченче урында Андрей Тиханов (“Скиф”) – (28 + 8), Роман Мяткин (“Аякс”) - (26 + 10). Аларның 36шар балл.
    Инде бу атнада икенче әйләнеш уеннары башланды.
    БИАТЛОН. КАТНАШУЧЫЛАР АЗАЙГАННАН-АЗАЯ БАРА
    Биатлон - кышкы спортның кызыклы төрләренең берсе булып тора. Тик менә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына, районның 90 еллыгына, Советлар Союзы Герое Василий Осипов һәм ДОСААФ региональ бүлеге призларына үткәрелгән соңгы район ярышларына оборона-массакүләм эш кысаларында районның алты мәктәбеннән нибары 18 укучы стартка чыкты.
    Аларга 3 (кызларга) һәм 4,5 километр (егетләргә) йөгерергә, яткан һәм баскан килеш биш мишеньгә атарга кирәк иде.
    Кызлар арасында призерлар: 1. Ралинә Закирова, 2. Илзинә Закирова (икесе дә Ленино-Кокушкинодан), 3. Ралинә Хәйриева (беренче мәктәп).
    Егетләр арасында Павел Петров район чемпионы булды, өченче урынны Игорь Петров алды (икесе дә Ленино- Кокушкинодан). Икенче урында Павел Пушков (беренче мәктәп).
    Иң яхшы атучы булып Андрей Алексеев (беренче мәктәп) танылды, ул уннан өчесен тидермәде, әмма аны чаңгы әзерлеге сынатты.
    Гомумкоманда зачетында беренче урында ленинококушкинолылар, икенчедә – беренче мәктәп, өченчедә - Иске Шигали.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: