Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Күнекмәләр дә, ярышлар да шатлык һәм файда гына китерә

Питрәчлеләр яңа «Сула» бассейнында су процедураларыннан рәхәтләнеп файдалануларын дәвам итәләр. Биредә балалар арасында беренче тапкыр йөзү буенча ярышлар узды, анда теләге булган һәркем катнаша ала иде. Андыйлар 100гә якын кеше җыелган. 12 яшькә кадәрге балалар өчен дистанция 25 метр, ә зурраклар өчен 50 метр иде. Яшь спортчылар өчен аларның әти-әниләре җан атты, шулай ук чарага район вәкилләре дә килде.

- Питрәчтә бассейн ачылу – бик зур вакыйга, - дип саный Чулпан Хохлачева. - Без мондый искиткеч мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булдык, шунда ук кызыбызны йөзү секциясенә бирдек. Киләчәктә аны спорт мәктәбенә алырлар һәм ул йөзүне дәвам итәр дип өметләнәбез. Чөнки аңа бик ошый. Без, ата-аналар, нәтиҗәләрдән канәгать - бер ел эчендә кызыбыз яхшы йөзәргә өйрәнде. Атнага ике тапкыр монда йөрибез.
- Мин бассейнга йөрергә яратам! – диде биш яшьлек Афина әнисенең сүзләрен раслап.
Дүртенче сыйныф укучысы Богдан Закалов та бассейнда бер елга якын шөгыльләнә.
- Мин бирегә килгәнче үк йөзә белә идем инде, ләкин алай ышанычлы итеп түгел. Бу вакыт эчендә күп нәрсәгә өйрәндем дип саныйм, - диде ул.
Ярышларның тагын бер катнашучысы сигез яшьлек Самира Басырова да суны яратуын әйтте. Аны хупларга әнисе һәм энесе Булат килгән иде.
- Ул үзе йөзү белән шөгыльләнергә теләк белдерде, әмма берникадәр вакыттан соң аңа авыр була башлады. Бу бит спорт төре, шуңа күрә үз кыенлыклары бар. Барысы да шунда ук килеп чыкмый, шуңа да ул бераз кәефсезләнеп алды. Әмма ул барлык авырлыкларны җиңеп чыкты һәм хәзер Самира янә бассейнга шатланып йөри, - дип сөйләде Ләйсән Басырова.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 25 метр араны узган кызлар арасында беренче урынны Дилия Габбасова яулады. Аның нәтиҗәсе - 23,4 секунд. Малайлар арасында Данияр Хәмзин җиңде, аның вакыты – 19,9 секунд. 50 метрга узышта катнашкан кызлар арасында Марина Тимерханова лидерлык позициясен яулады. Ул бу араны 39,99 секунд эчендә йөзеп үтте. Шул ук арада егетләр дә йөзделәр, беренче урынны Данил Долговка бирделәр, аның нәтиҗәсе – 36,5 секунд.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса