Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәштә көчле рухлылар җиңүгә ирешә

Районның спорт тормышындагы иң мөһим вакыйгалары исемлегендә хәзер 2019 елгы билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы чемпионаты да бар. Ике көнлек мавыктыргыч көрәш нәтиҗәләре буенча 84 призер билгеләнде, шулай ук иң яхшы командалар исемлеге ачыкланды.

Чемпионатны ачу тантанасы наратлыкта узды, анда кунакларны халык җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар, тәмле коймак белән сыйладылар, аннары стадионда иҗади программа тәкъдим ителде. Спортчылар һәм тамашачылар алдында сәламләү сүзе белән район башлыгы Илһам Кашапов, ярышларның төп судьясы, РСФСРның спорт мастеры Марсель Хәйдәров, билбау көрәше Федерациясенең башкарма директоры, билбау көрәше халыкара Федерациясенең генераль сәркатибе Хәбир Хәбибуллин чыгыш ясады. Ул район башлыгына тирән ихтирамын белдерде һәм аңа Рәхмәт хаты тапшырды.
Ярышларда 18 команда, 200гә якын кеше катнашты. Бирегә дөньякүләм келәмнәрдә зур уңышларга ирешкән спортчылар, шулай ук югары дәрәҗәләре әле алда булган спортчылар да җыелган иде. Команданың лидерлыгы өчен балалар һәм яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә дә бил алыштылар.
- Питрәч җиренә Татарстанның иң көчле көрәшчеләре җыелды, алар өчен бу бик мөһим ярышлар, чөнки беренче һәм икенче урыннарны алучылар тиздән Уфада узачак Россия чемпионатында республика данын яклаячак, - дип ассызыклады Марсель Хәйдәров. – Көрәшнең беренче көнендә спортчылар ирекле, ә икенчесендә – классик стильдә, ун авырлык категориясендә көрәштеләр.
Келәмдә кискен көрәш барды, һәркем, көченнән килгәнчә, үзен бик тә лаеклы тәкъдим итте. Хатын-кызлар арасында барган көрәш игътибарны үзенә җәлеп итте.
 - Мин ирекле көрәш алымнарына 20 ел элек өйрәнә башладым. Бик авыр иде. Чөнки мин ул вакытта әле үз-үзенә ышанмаган кечкенә генә бер кыз идем, - дип искә ала Питрәч командасы катнашучысы Энҗе Йосыпова. – Соңрак спортның гадәти тормышта да бик кирәк була торган сыйфатлар – үз-үзеңә ышаныч, рух көче, ныклык тәрбияләвенә инандым. Акрынлап җиңүләр яулый башладым, һәм һәр җиңү миңа алга таба барырга этәргеч булды. Мин күп вакытымны яраткан эшемә багышларга, үз өстемдә эшләргә, камилләшергә тырыштым. Күнекмәләр һәр көрәшчегә авыр бирелә, кайчагында үз-үзеңә: “Юк, мин булдыра алмыйм, түзә алырлык түгел”, дисең, әмма үзеңне кулга аласың һәм эшлисең. Чын спортчыны ихтыяр көче аерып тора да инде. Бүген үз белемнәремне һәм күнекмәләремне балаларга өйрәтәм, яшь спортчылар белән шөгыльләнәм.
Энҗе Йосыпова – ирекле көрәш һәм билбау көрәше буенча спорт мастеры, Питрәчтә узган чемпионатта 66 килограмм авырлык категориясендә өченче урын алды.
Аның тормыш иптәше Алмаз Йосыпов та Питрәч командасын тәкъдим итте, ул самбо буенча спорт мастеры. Хатыныннан аермалы буларак, билбау көрәшендә ул әлегә яңа кеше, ләкин, шуңа да карамастан, 57 килограмм авырлык категориясендә беренчелекне алды.
Алмаз һәм Энҗе шундый ук чемпионатта 2010 елда танышканнар. Хәзер инде ике ул үстерәләр. “Иң мөһиме – мәхәббәт, хөрмәт, бер-береңә ышану, шул чакта җиңү дә җиңел бирелә”, диләр.
Ярышларның абсолют җиңүчесе булып Зәй командасы саналды. Мактаулы икенче урынны Питрәч командасы алды. Лаеклы өченче урынны Казанның “Ак Барс” командасы яулады. Питрәчле Фәрхәт Фәйзуллин классик стильдә 100 килограммнан артык авырлык категориясендә ТР чемпионы дип танылды, шул ук категориядә ирекле стильдә чемпион исеменә шулай ук безнең командадан Андрей Чиндин лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса