“Милләтләр кроссы” стартка чакыра
Шимбә көнне, 10 октябрьдә, Питрәч наратлыгында стадионда “Милләтләр кроссы-2020” Бөтенроссия йөгерү көне узачак.
9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр катнашучылар теркәләчәк. 11.00 сәгатьтә ярышларны рәсми ачу тантанасы узачак. 11.35 сәгатьтә стартка 6-8 нче сыйныфта укучы малайлар һәм кызлар, 11.40 сәгатьтә 9-11 нче сыйныфлар чыгачак. 11.45 сәгатьтә – хатын-кызлар һәм ир-атлар, 11.50 сәгатьтә - пенсионерлар, оешма-предприятие җитәкчеләре. Барысы өчен дә дистанция бертөрле - 1500 метр.
Йөгерү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.
Ярышлар шулай ук районның барлык торак пунктларында узачак. 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа