Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Мини-футбол буенча район чемпионы билгеле булды

Турнирда 14 команда катнашты

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча чираттагы район чемпионаты тәмамланды. Анда 14 команда катнашты, алар бер әйләнешле турнир үткәрде.  Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1. «Виктория» (Питрәч)
2. «Ленино»
3. «Олимп»
4. «Балтика» (Питрәч)
5. «Фортуна» (Шәле)
6. «Ред Булл» (Питрәч)
7. «Алгоритм» (Көек)
8. «Барс» (Питрәч)
9. «Синара» (Питрәч)
10. «Арарат» (Ленино-Кокушкино)
11. «Милан» (Питрәч)
12. «Феникс» (Питрәч)
13. «Трудовые-Легион» (Питрәч, Шәле)
14. «Фамили» (Питрәч)

Алга таба командалар плей-офф сериясендә призлы урыннар һәм кече кубок уйнаттылар. Беренче сигез урынны алган коллективлар чемпион исеме өчен көрәште, ә соңгы алтысы — кече кубок өчен.

Төп финалда «Виктория» һәм «Ленино» очрашты. Беренче уенда Питрәч футболчылары 1:0 исәбе белән җиңде, икенчесендә кокушкинлылар 4:2 исәбе белән отты. Хәлиткеч өченче уенда 3:1 исәбе белән яңадан «Виктория» җиңеп, 2025 ел сезоны чемпионы булды. Өченче урынны «Балтика»ны откан «Ред Булл» алды.

Кече кубокны «Трудовые-Легион» командасы яулады. Икенче урында — «Фамили», өченчедә - «Милан».

Даими чемпионатның иң яхшы бомбардиры Сергей Одинцов («Виктория») булды, ул «гол+пас» системасы буенча 44 балл җыйды (30 гол һәм 14 гол пасы).

- Финал уеннары, чемпионатның барлык матчлары кебек үк, бик киеренке көрәштә узды. Безнең команданың беренче урын һәм кубок яулавына без бик шат. Бик яхшы уйнаган һәм соңгы минутка кадәр көрәшкән кокушкинчыларга да тиешлесен бирергә кирәк: алар юкка гына кышкы чемпионнар түгел. Бу юлы уңыш безгә елмайды, - диде финалдан соң Сергей Одинцов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше