Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Мини-футбол буенча район чемпионатының иң яхшы снайперы кем булыр?

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча даими район чемпионаты ахырына кадәр бер тур кала. Шуннан соң сигез иң көчле команда арасында плей-офф сериясендә чемпион исеме өчен уеннар башланачак һәм 2022 елгы сезон призерлары билгеле булачак.

Узган ел чемпионы һәм быелгы сезон лидеры "Виктория" сигезенче урын өчен көрәшүче "Легионга" өмет калдырмады. Уен лидер файдасына 7:2 исәбе белән тәмамланды. Хәзер "Виктория"нең исәбендә 36 очко бар. Икенче һәм өченче урыннарны "Барса" һәм "Ред Булл" бүлешә, аларның 30ар очколары бар. Барслар "Фортуна"ны җиңде - 5:3, "Красные быки" бу турда ял иттеләр.
"Трудовые резервы" чемпионатта берничек тә беренче җиңүен ала алмый, бу юлы алар икенче аутсайдерга – "Фамили"га 1:5 исәбенә оттырды. "Искра" КПРФ"ны  – 4:3, "Аякс" "Фрейншип"ны – 10:1, "Стар" "Атлетико"ны - 5:4, шулай ук кискен көрәштә "Феникс"ны 3:2 исәбнә җиңде.
"Виктория"дән Артем Утяганов чемпионатның иң яхшы бомбардиры булды дип әйтергә була. Гол+пас системасы буенча ул 65 балл җыйды (39+26), аннан нәкъ 20 баллга  Данил Воркунов калыша ("Барса") – 39+6.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше