Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Мини-футбол. Район чемпионаты кызганнан-кыза

    Питрәч мини-футбол лигасында барлыгы 9 команда катнаша. Алар ике әйләнәле турнирда район чемпионы исеменә көч сынаша.

    Командалар сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә уйныйлар. Инде барлыгы 10 тур уйналган (барлыгы 18 булачак). Бүгенге көндә Питрәчнең "Виктория" командасы лидерлык итә. Аның исәбендә 26 очко бар. Икенче урында Иске Шигалиның "Стар" командасы (16 очко), өченчедә Питрәчнең "Спарта" командасы (16 очко). Калган командалар түбәндәге позицияләрне били: 4. "Арсенал" - 15 очко, 5. "Ленино" - 15 очко (икесе дә Ленино-Кокушкинодан, 6. "Олимп" - 15 очко, 7. "Кристалл" - 11 очко (икесе дә Питрәч командалары), 8. "Стрела" - 9 очко (Шәле), 9. "Космос" - 1 очко (Питрәч).

    "Гол+пас" системасы буенча бомбардирлар көрәшендә Руслан Чебышев ("Виктория") лидерлык итә - 19 очко (12 гол һәм 7 гол тапшыруы), Сергей Богатов ("Олимп") - 17 очко (11+6), Максим Кириллов ("Виктория") - 17 очко (10+7), Эдик Садыйков ("Стар") - 17 очко (9+8).

    Турнир октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Соңыннан кышкы район беренчелеге уеннары башланачак. Уеннар КДЮСШ спортзалында үтәчәк.

    Турнирны оештыручы Владислав Шуплецов әйтүенчә, футбол сөючеләр лиганы киңәйтергә тели һәм киләчәктә Питрәч стадионында зур футбол уйнарга теләк белдерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: