Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Наратлыкка иң яхшы көрәшчеләрнең бил алышларын карарга килегез

Спорт җанатарларының һәм питрәчлеләрнең исенә төшерәбез: безнең районда билбау көрәше буенча Татарстан чемпионаты – бик дәрәҗәле турнир үтә. Ярышлар наратлыкта стадионда булачак. Ярышларның рәсми ачылышы бүген, 24 майда, 13.00 сәгатьтә башланачак.

Район халкы һәм кунаклары мавыктыргыч көрәшләрне иртәнге якта ук карый алалар, беренчел ярышлар 9.00 сәгатьтә узачак. Чара 19.00 сәгатьтә тәмамланачак. Бүген көрәшчеләр өчен җан атарга килә алмаучылар чемпионатның 25 майда, шимбә көнне, 17.00 сәгатькә кадәр барачак өлешен карый алачак. Келәмнәрдә 200 катнашучы арасында дистәләгән дөнья чемпионнары да бил алышачак.
Фото fbnp-rt.ru сайтыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса