«Нефтяник» җиңде, «Питрәч-06» дүртенче урынны алды
Питрәчтә дүрт көн дәвамында 2006 елгы яшүсмерләр арасында Республика көненә һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган хоккей турниры узды. Унөч яшьлек хоккейчылар уенда яхшы нәтиҗәләргә иреште, шуның белән үзләренең күпсанлы җанатарларын сөендерде. Бу әле сезон алды турниры гына, яшүсмерләр спорт формасын туплыйлар, актив хоккей баталияләренә әзерләнәләр.
Безнең команда республиканың һәм Россия төбәкләренең иң яхшы хоккейчылары белән тигез көрәште. «Дизель» белән уен аеруча уңышлы узды, анда питрәчлеләр көчле көндәшкә матчтан соң буллитлар сериясе буенча гына оттырды. Әйе, зур, күңелсез җиңелүләр дә булды. Бернигә дә карамастан, монда да уңай яклар бар - яшь хоккейчылар мондый матчларда тәҗрибә алалар, характерларын чыныктыралар.
Турнирның җиңүчесе Әлмәттән «Нефтяник» командасы булды - 13 очко, икенче урында - «Дизель» (Пенза) командасы - 10, өченче урында - «Ак Барс» (Казан) - 9, дүртенче урында – «Питрәч» (тренерлар Константин Игнатьев һәм Сабир Янов), бишенче урында - «Витязь» (Подольск), алтынчы урында - «Сарматы» (Оренбург) - 0.
Турнирның иң яхшы капкачысы Савва Скотников («Ак барс») булды, Илдар Нәфыйгин («Нефтяник») иң яхшы сакчы дип табылды, һөҗүмчеләр арасында лидер - Анисим Анисимов («Пестрецы»).
- Мин җиде ел хоккей белән шөгыльләнәм, - ди Анисим, - бу минем генә түгел, бөтен командабызның, тренерларның да казанышы. Безнең, яшь хоккейчылар өчен бу турнирлар файдалы, без оештыручыларга бик рәхмәтле. Алда рәсми турнирлар, аларда үз осталыгыңны һәм җиңүгә омтылышыңны күрсәтергә кирәк булачак.
Никита Сорокин («Дизель») иң яхшы снайпер булды, ул барлыгы сигез алка кертте.
Питрәч командасы «Витязи»ны - 5:3, «Сарматы»ны - 6:3 исәпләренә җиңде, «Нефтяник»ка - 2:8, «Ак Барс»ка - 0:7 һәм «Дизель»гә 3:4 исәбенә (буллитлар буенча) оттырды.
Алда хоккейчыларыбызны яңа турнирлар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа