Пановка авылының физкультура укытучысы йөгерештә актив катнаша
Май аенда гына да ул 7 марафон йөгерде.
Пановка кичке мәктәбенең физкультура укытучысы Александр Шкунов Казан шәһәрендә «РФ йөгереше» бөтенроссия ярыммарафонында катнашты. 21 километр араны ул 1 сәгать 38 минут эчендә узды.
Май аенда Александр 7 чабышта, шул исәптән Сочида да катнашырга өлгергән. Бу шәһәрдә питрәчле 42 километр араны 3 сәгать 33 минут эчендә йөгереп үтте. Хезмәттәшләре билгеләп үткәнчә, ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, һәм куелган максатларына һәр тапкыр ирешә.
Без, Пановка кичке мәктәбе укытучылары, Александр Валерьевичның уңышлары белән горурланабыз», - диләр алар.
Спортчы шулай ук июнь аенда Казанда триатлонда катнашу өчен заявка бирде, ә октябрьдә янә Сочи марафонына барачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia