Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәч баскетболчылары Татарстан беренчелегендә бронза яулады

Безнең спортчылар Әлмәт командасы белән очрашты.

Актаныш авылында 2010 елгы яшүсмерләр арасында (Б төркеме) баскетбол буенча Татарстан беренчелеге узды. Турнирда республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 10 команда катнашты.

Мәйданга Әлмәт (3 команда), Казан (2 команда), Балтач, Азнакай, Байлар Сабасы һәм Актаныш спортчылары чыкты. Турнир киеренке көрәштә узды, һәр команда җиңүгә омтылыш күрсәтте.

Питрәч командасы тренеры Илгизәр Гыйләҗев тәэсирләре белән уртаклашты:

«Лаеклы уеннар булды. Беренче матчларда барлык командаларны да җиңел оттык. Ярымфиналга лидер – Кулагин баскетбол клубы белән чыктык. Ике периодта да алда бардык, ләкин, кызганычка, ахырда оттырдык. Өченче урын өчен көрәшәсе калды».

Бронза өчен матчта питрәчлеләр Әлмәт командасы белән очрашты. Уен киеренке узды, нәтиҗәдә безнең баскетболчылар җиңүгә иреште.

«Шәһәр шәһәр инде. Районнар һәм кече шәһәрләр командалары безнең өчен бик нык җан аттылар, әмма без беренче урынны ала алмадык. Өченче урын да лаеклы нәтиҗә!» - дип билгеләп үтте тренер.

Төп максат — алтын медальләр яуланмаса да, Татарстан беренчелегенең бронзасы — яшь спортчылар өчен җитди казаныш.

Хәзер Питрәч командасы яңа стартларга әзерләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше