Питрәч командалары – Россия һәм республика турнирлары призерлары
Безнең хоккейчылар өченче урын алдылар, шулай ук көмеш медальләр яуладылар
Түбән Камада Борис Шамарин истәлегенә 2015 елгы яшүсмерләр арасында традицион турнир тәмамланды. «Пестрецы-2015» командасы Нефтекамадан «Спартак»ны (2:1), Яр Чаллыдан «Чаллы» хоккей клубын (2:1) һәм Ижаудан «Ижсталь» командасын (6:1) җиңде.
Безнең хоккейчылар Түбән Камадан «Нефтехимик» (1:8) һәм Кировтан «Союз» (1:2 буллитлар буенча) командаларына гына җиңелделәр. Ярышлар йомгаклары буенча питрәчлеләр өченче урын алдылар. Егор Филиппов тамашачылар симпатиясе призына лаек булды. Беренче урынны «Ижсталь», икенче урынны «Нефтехимик» алды.
Удмуртиянең Вавож авылында «Титан»п ризлары өчен 2013 елгы яшүсмерләр уйнады. Безнең хоккейчылар Нефтекамадан «Торос»ны (5:2), Ижаудан «Гвоздика»ны (4:2) һәм Кировтан «Союз»ны (буллитлар буенча 3:2) оттылар.
Безнекеләр турнирның җиңүчесе – Ижауның «Ижстали» командасына гына җиңелделәр (2:4). Тренерлар Александр Евграфов һәм Даниил Кочетков җитәкчелегендә Питрәч командасы көмеш медальләр яулады. Һөҗүмче Артем Вангаев ярышларның иң яхшы снайперы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа