Питрәч мини-футболы: лидер җиңелүләрсез бара
21 нче тур нәтиҗәле үтте
Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район чемпионатында 21 нче тур матчлары узды. Призлы урыннар өчен көрәшүче командалар чираттагы җиңүләрен яуладылар. Тур нәтиҗәле үтте: биш уенда 51 туп кертелде.
Турнирның лидеры – «Ленино» командасы «Барса»ны 4:1 исәбенә отып, чираттагы җиңүгә иреште. «Фортуна» «Эверест»ны 9:2 исәбе белән тар-мар итте, ә «Ред Булл» «Феникс» капкасына тугыз туп кертте, әмма үзенекеләренә өч туп керттерде. Матч нәтиҗәсе – «кызыл үгезләр» файдасына 9:3. «Арарат» «Милан»ны 8:2 исәбенә отты, ә «Олимп» «Трудовые резервы» командасын 9:4 исәбе белән җиңде.
Турнир таблицасы: 1. «Ленино» – 55 очко, 2. «Виктория» – 50, 3. «Фортуна» – 48, 4. «Ред Булл» – 40, 5. «Барса» – 38, 6. «Арарат» – 29, 7. «Олимп» – 27, 8. «Эверест» – 27, 9. «Феникс» – 25, 10. «Милан» – 20, 11. «Синара» – 17, 12. «Трудовые резервы» – 6, 13. «Фрейндшип» – 6 (чемпионаттан төшеп калды).
Иң яхшы бомбардирлар һәм снайперлар арасында «Виктория»дән Сергей Одинцов алда бара, ул гол+пас системасы буенча 66 балл җыйды (44+22).
Руслан Мамаджанов («Ред Булл») 20 баллга калыша – 29+17 = 46. Узган турда Одинцов «Трудовые резервы» капкасына 10 туп кертте.
Киләсе турда чемпионатның төп уеннарының берсе булачак: кырга «Ленино» һәм «Виктория» чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа