Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч спорт мәктәбе Татарстан буенча өченче урынны алды

ТР Спорт министрлыгы спорт мәктәпләре арасында үткәрелгән республика конкурсына йомгак ясады.

Татарстанның 63 спорт мәктәбе катнашкан дүртенче төркемдә Питрәч районының комплекслы спорт мәктәбе өченче урынны яулады. Беренче урында - Алексеевск, икенче урында - Саба районының «Сабантуй» спорт мәктәбе. 

Учреждениеләрнең уңышы - аларның тәрбияләнүчеләрендә. Районыбызның спорт мәктәбендә төрле яшьтәге 918 бала «Көрәш», билбау көрәше, хоккей, баскетбол, футбол, армспорт, йөзү, чаңгы ярышлары белән шөгыльләнә. Егетләр белән 23 тренер эшли. 

Питрәчлеләр республика, бөтенроссия, халыкара ярышларда катнаша. Быел Ксения Демидова билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булды, Россия Федерациясе беренчелегендә икенче урын алды. Артур Макаров дөнья һәм Россия чемпионатында армспорт буенча икенче урыннарны алды. Рияз Баһаветдинов һәм Илгиз Нәфыйков армспорт буенча Татарстан чемпионнары, Әсхәт Шәйхисламов тхэквондо буенча Татарстан беренчелегендә икенче призер булдылар. Хоккей буенча 2010 елгы яшүсмерләр командасы «Алтын алка» клубы призына үткәрелгән республика ярышларында икенче урынны алды. Армспорт буенча РФнең атказанган спорт мастеры һәм атказанган тренеры Сергей Блохин тренерлар арасында республика конкурсында җиңеп чыкты, Ленар Гайсаров (баскетбол, яшьләр арасында), Константин Игнатьев, Сергей Мошков (хоккей) призерлар арасына эләктеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше