Питрәч волейболы: ярымфинал уеннары башланды
Медальләр өчен көрәшне Шәле һәм Иске Шигали командалары дәвам итә.
Авыл яшьләре арасында волейбол буенча район чемпионатында ярымфинал уеннары башланды. Даими чемпионат тәмамланганнан соң командалар, биләгән урыннарына карап, ике төркемгә бүленделәр. А төркемендә «Легион» (Шәле), «Старое Шигалеево» һәм «Кобяково» уйный. В төркемендә «Богородское», «Дружба» һәм «Олимп» (икесе дә Питрәчтән).
Беренче көнне «Кобяково» командасы ике уен үткәрде һәм икесендә дә оттырды: башта «Старое Шигалеево» командасына – 2:3, аннары «Легион»га – 1:3. Шулай итеп, Кибәк Иле командасы өчен агымдагы сезон тәмамланды. Медальләр өчен көрәшне Шәле һәм Иске Шигали командалары дәвам итә.
В төркемендә бер уен булды, анда «Богородское» «Олимп»ны 3:0 исәбенә җиңде. Бу атнада төркемчәләрдә уеннар дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа