Питрәч хоккейчылары янә икенче урында
Безнең спортчылар ике җиңү яулады
Фото: © Илшат Гайсаров
Уфада Идел буе федераль округы беренчелегенә А/Б күчеш турнирының соңгы тур алды матчлары тәмамланды. Тренер Александр Евграфов җитәкчелегендәге «Пестрецы-2013» командасы җирле «Салават Юлаев»ны ике тапкыр җиңде.
Беренче матчта безнең хоккейчылар 3:1 исәбе белән оттылар. Алкалар Камил Вәлиуллин, Тимофей Нефедов һәм Артем Вангаев исәбендә.
Икенче очрашуда да питрәчлеләр көчлерәк булып чыкты – 4:2. Бу юлы Богдан Осипов (2 алка), Айзат Сәйфуллин һәм Наил Мифтахов аерылып торды.
Бу җиңүләрдән соң безнең команда турнир таблицасында икенче урынны саклап калды. Киләсе атнада йомгаклау тур матчлары узачак. Питрәчлеләр Тольяттида җирле «Лада»га каршы уйнаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа