Питрәчтә Илшат Шәфигуллин истәлегенә милли көрәш буенча турнир узачак
Катнашучылар авырлык категориясендә көч сынашачак.
19 апрель көнне Питрәч авылының «Мишә» универсаль спорт залында ТР физик культура һәм спорт отличнигы Илшат Шәфигуллин истәлегенә багышланган турнир узачак.
Бу турнирда 2007-2008, 2009-2010 елгы яшүсмерләр, шулай ук 2011 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар катнашачак. Алар дүрт авырлык категориясендә көч сынашачак. Ярышлар сәгать 10 да башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа