Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

«Питрәч-Арена» боз сараенда ачык ишекләр көне узды

Нәкъ менә шушы көннәрдә барлык теләүчеләр хоккей белән якыннанрак таныша алды.

Бүген Питрәч районында хоккей белән җиде яшь категориясендә 126 бала шөгыльләнә.  Иң өлкән төркем 2004 елгы яшүсмерләр, ә иң кечкенә хоккейчыларга 5-6 яшь. Хәзерге вакытта 2015 елда туган малайларны җыю бара. Хоккей командалары белән тәҗрибәле тренерлар Сергей Мошков, Константин Игнатьев, Сабир Янов һәм Егор Маташков эшли.

- Безнең командалар даими рәвештә дәрәҗәле турнирларда, Идел буе федераль округы, республика беренчелекләрендә катнашалар. Әйтик, «Пестрецы-2006» командасы Идел буе федераль округы беренчелегендә инде берничә ел «А» төркемендә катнаша. Һәм бу лигада Идел буеның иң яхшы командалары белән бертигез көрәшүче бердәнбер авыл командасы. Ә быел «Пестрецы-2010» командасы да Идел буе Федераль округы кубогы өчен көрәшәчәк. Беренче тур уеннары «Питрәч-Арена»да 31 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр узачак, - дип сөйләде безгә КСШ директоры урынбасары Юлия Фирсова.

Хоккейны чын мәгънәсендә чын ир-егетләр уены һәм мавыктыргыч спорт төре дип атыйлар. Уеннар кызу тизлек, көч алымнары файдаланып уза. Болар барысы да мавыктыргыч! Уеннар вакытында җанатарларга трибуналарда урын җитми. Ачык дәрес вакытында бозда 2013 елгы команда шөгыльләнә иде. Аларның кайберләре 4 яшьтән бозда. Тренерлары - Егор Маташков. - Мин үзем Киров өлкәсенең Зуевка шәһәреннән. Анда беренче хоккей адымнарын ясадым, - дип сөйли балалар командалары тренеры һәм «Пестрецы» ир-атлар командасы уенчысы, 2020 елгы Татарстан чемпионы Егор Маташков.

- Аннары Киров-Чепецк шәһәрендә «Олимпия» хоккей мәктәбенә укырга кердем. Анда совет хоккейчылары Александр Мальцев, Владимир Мышкин һәм башкалар тәрбияләнгән. Бу команда белән мин Яшьләр хоккей лигасында, аннары Түбән Кама «Реактор»ында  уйнадым. Травма алдым. Язмыш мине Питрәчкә китерде. Миңа монда барысы да ошый. Эш өчен яхшы шартлар тудырылган, искиткеч боз сарае бар, талантлы балалар һәм ата-аналар бар, алар хоккейга аңлап карый. Тренер сүзләренә караганда, спорт, аерым алганда, хоккей балаларда команда рухын, җиңүгә омтылыш, көч, җитезлек тәрбияли. Ачык тренировкада ата-аналар моңа үзләре инана алдылар. Биредә үз балаларын хоккейга беренче ел гына йөртмәүчеләр дә бар иде. Вера Мотыгулина инде күптән пенсиядә, әмма ул оныгы Ранель Газизов катнашында бер генә уенны да калдырмый. - Безнең гаилә хоккейны бик ярата, - дип сөйли Вера Ивановна. - Оныгым Ранельнең дә бу спорт төрен сайлавына мин бик шат. Биредә ул яңа дуслар тапты, рәхәтләнеп шөгыльләнә.  Аның бик сирәк   авыруын да билгеләп үтәргә кирәк. Бозда балалар чыныга.

Яшь хоккейчы   сакта уйный. Аңа тренировкаларның ничек узуы һәм әлбәттә, уеннар ошый.

Ә менә Тимофей Нефедов хоккей белән кече яшьтән таныш. Аның әтисе Павел дүрт тапкыр «В» дивизионында ТР чемпионы, район җыелма командасының иң яхшы сакчыларының берсе. Хәзер ветераннар командасы өчен уйный.

- Минем гаиләм - хатыным Наталья, кызым Лиза һәм улым Тимофей безнең команда уеннарында еш булды, - ди Павел. - Шул вакытта улым да хоккейчы булырга карар итте.

- Мин һөҗүмче. Миңа гол кертү ошый. Иң мөһиме - тренерыбыз Егор Сергеевичның барлык күрсәтмәләрен дөрес үтәү. Уеннар кайчан башланганын көтәбез, - дип уртаклашты яшь хоккейчы Тимофей Нефедов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса