Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

«Питрәч-Арена» да Татарстан беренчелегенең финал уеннары узачак

Хоккей буенча республика чемпионнарын һәм призерларын билгеләргә вакыт җитте. Дүрт иң көчле команда чемпион исеме өчен уйнаячак. Быел ир-атлар командалары арасында «А» төркемендә Татарстан беренчелегендә финал уеннары янә «Питрәч-Арена» боз сараенда узачак.

Беренче көнне, 14 мартта, 15.00 сәгатьтә бозга МНКТ (Казан) һәм «Черемшан» ХК командалары чыгачак. 17.30 сәгатьтә «Пестрецы» һәм «Олимп» (Мамадыш) ХК командалары арасында икенче ярымфинал уены узачак.
Икенче көнне, 15 мартта ярымфиналда җиңелгән командалар 3-4 урын өчен уйнаячак, ә финалда Татарстан чемпионы исеме өчен ярымфиналда җиңүчеләр көч сынашачак.
Исегезгә төшерәбез, спорт сөючеләргә, безнең хоккейчылар соңгы ике чемпионатта өченче урыннарны яуладылар.
Җанатарларны үз командалары өчен җан атарга һәм республиканың иң яхшы командалары арасындагы хоккей  уеннарын карарга чакырабыз.
6+

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше