Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч балалары картинг белән мавыга

Алар Балалар иҗат йортында шөгыльләнә

Тизлек, драйв, адреналин. Бу сүзләр бер узышчыны да битараф калдырмый. Узган атнада Питрәч картингчылары да яңа өйләнешүчеләр паркы янында бу хисләрне кичерде. Без дә аларның ачык тренировкаларын күзәттек.

Бу көнне аларның быел беренче урам күнегүләре булды. Баштан балалар юл йөрү кагыйдәләрен үзләштерделәр, машина төзелешен өйрәнделәр, ә хәзер практик өлеш вакыты җитте. Спортчылар руль артына инструктаждан соң гына утырдылар, бу укытуның мөһим өлешләренең берсе. Нәрсәне дә булса дөрес эшләмәсәң, картта теге яки бу очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген белмәячәксең.

- Бер үк вакытта газга һәм тормозга басарга ярамый! Картны бер генә кеше кабызып җибәрә алмый. Ике кеше кирәк: берсе руль тота, икенчесе моторны кабыза. Югыйсә ул сездән башка гына китеп барачак, - дип кисәтте тренер Радик Шәмсетдинов.

Башта машинага тәҗрибәләре булганнар утырдылар. Алар дәресләрне шулкадәр сагынганнар, хәтта асфальтта дрейф ясарга да өлгерделәр. Иң тәҗрибәле шофер - 16 яшьлек Инсаф Кәримов. Алтынчы ел инде ул түгәрәктә шөгыльләнә һәм төрле ярышларда катнаша. 2019 елда Автомотоспорт федерациясе кубогында өченче урынны алды. Тренер сүзләренчә, мондый зур ярышларда финалга чыгу -  зур казаныш.

- Мин тизлек, дрифт, кискен борылышлар яратам. Шуңа күрә мине бу спорт җәлеп итә дә инде. 16 яшьтә мопед сатып алдым, әмма әлегә анда йөрмим. Автоспорттан тыш катнаш көрәш белән дә шөгыльләнәм. Көрәштә син үз тәнең, ә узышларда машина белән идарә итәсең. Бу спорт төрләре бер-берсеннән аерылып тора, әмма  алар икесе дә күңелемә якын. Алга таба да узышлар белән шөгыльләнергә планлаштырам. Мәктәпне тәмамлагач, Казанда «Форсаж» үзәгенә йөриячәкмен, – дип уртаклашаты Инсаф.

Түгәрәк балалар иҗат йортында эшли, анда балалар өч ел  бушлай белем ала. Әмма өч елдан соң да калган балалар да бар. Мәсәлән Инсаф Радик Шәмсетдиновка балаларны өйрәтергә булыша. Алар аның сүзләрен тыңлыйлар, чөнки кечкенәләр өчен ул – авторитет.
Картта малайлар гына түгел, кызлар да йөрергә ярата. 12 яшьлек Анастасия Платонова шундый кыю кызларның берсе. 

– Миңа картинг турында әти-әнием сөйләде Һәм шөгыльләнергә тәкъдим итте. Картка утырганыма өч ел инде. Монда «куып йөрергә» була, миңа машина йөртү ошый. Инде әтидән машина йөртергә өйрәтүен сорый башладым, - диде елмаеп Анастасия.
Автоспортта барысы да шома гына бармый. Кечкенә аварияләр дә булгалый. Анастасия дә шулар аша үткән. Зур тизлек белән барганда бордюрга бәрелгән. Хәер, физик яктан зыян килмәсә дә, бу очрактан соң картка озак кына утыра алмаган. 
Картингта кешене кызлар һәм малайларга аермыйлар.
- Монда һәркем  тигез. Ярышларда малайлар һәм кызлар бергә. Чөнки машина йөртү осталыгы гендер билгеләренә бәйле түгел, - ди тренер.

Бу көнне тагын өч кечкенә бала беренче тапкыр картта үзләрен сынап карады. Башта алар үзләреннән олыраклар күзәтүе астында йөрде. Аннан соң башкалардан аерылып торучы бер балага үзенә генә йөреп карау мөмкинлеге бирелде. 
Беренче сентябрьдән картинг буенча түгәрәккә яңа төркем җыя башлаячаклар. Барлык теләүчеләр Балалар иҗат йорты аша дәресләргә языла алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса