Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч футболчылары лидерлыкта

Биектауда 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан беренчелеге үтте. Монда кече шәһәр һәм районнар командалары уйнаган “Е” группасында безнең районның җыелма командасы да чыгыш ясады.

Питрәчлеләр беренче уенда хуҗаларны 1:0 исәбенә җиңде, аннары Арчадан яшьтәшләре белән ничьяга – 1:1 исәбенә уйнадылар. Өченче, хәлиткеч уенда безнең футболчылар Васильеводан көндәшләрен 2:1 исәбенә җиңде һәм беренче урын алдылар.
Команда тренеры Александр Каляшин сүзләренә караганда, капкачы Леонид Архипов, кыр уенчылары Виталий Егоров, Илнар һәм Илнур Басыйровлар, Рөстәм Мостафин, Валерий Бирюков һәм Роман Илюхин яхшы уен күрсәткән.
Безнең команданың күп тапкыр гол кертү мөмкинлеге булды, ләкин алар максатларына ирешә алмады. Питрәч командалары кечкенә футбол кырларында шөгыльләнә, шуңа да гол кертү начар тормышка ашырыла. Безнең футболчылар инде озак еллар стандарт футбол кыры турында хыяллана. Футбол - аеруча яшьләр һәм яшүсмерләр арасында иң популяр спорт төре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, спорт

2
X