Питрәч хоккейчылары дүртенче урынга күтәрелделәр
"А+В" дивизионында һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча даими беренчелек ахырына якынлаша.
Казанда «Пестрецы» ир-атлар командасы «Гагарин» хоккей клубы белән очрашты һәм 3:1 исәбе белән җиңү яулады. Шул рәвешле, питрәчлеләр 14 очко җыеп, дүртенче урынга чыктылар.
Бүген "Питрәч-Арена"да принципиаль уен узачак, безнең хоккейчылар ТХФП командасын кабул итәчәк. Җиңгән очракта, питрәчлеләр өченче урынга чыгачак, бу «плей-офф» сериясе башланыр алдыннан мөһим.
Уен 19.45 сәгатьтә башлана. Җанатарларны хоккейчыларга көч биреп, мавыктыргыч матч карарга чакырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа