Питрәч хоккейчылары кабат җиңүгә ирештеләр
"Питрәч-Арена" боз сараенда «Пестрецы» һәм МНКТ (Казан) ир-атлар командалары арасында хоккей буенча иптәшләрчә уен узды.
Бу командалар күптән түгел генә очрашкан иде инде, ул уен безнең хоккейчыларның 4:3 исәбендә җиңүе белән тәмамланды (буллитлар буенча).
Бу уенда исә безнең егетләр төгәлрәк булды, өченче период башында 3:0, аннары 4:1 исәбе белән алып бардылар. Кызганыч, питрәчлеләр өч минут эчендә өч алка керттерделәр һәм исәп тигезләнде - 4:4. Алкаларны Рамил Исхаков (ике гол), Кәрим Сөләйманов һәм Рәсүл Хәлиуллин кертте.
Командалар матчтан соң янә буллитлар буенча уйнадылар, анда безнең хоккейчылар төгәлрәк иде, алар ике алка кертте, ә көндәшләре берне генә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа