Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч хоккейчыларына җиңү өчен ике алка җитмәде

Байлар Сабасында «Нарат» боз сараенда ир-атлар командалары арасында ЕХЛ чемпионатының финал сериясенең икенче уены узды.

Питрәч бозында узган беренче очрашуда безнең хоккейчылар 2:1 исәбе белән җиңде. Байлар Сабасында җиңү яулаган очракта алар чемпион була алырлар иде. Безнең хоккейчыларга көч биреп торырга бик күп җанатарлар десанты килде. 100гә якын кеше команданы яклап чыкты.
Бу юлы уен сак узды, шулай да ике капка янында да куркыныч мизгелләр  күп булды. Безнекеләрнең  күп тапкыр гол кертү мөмкинлеге булды, әмма, кызганыч, нибары ике алка гына керттеләр. Бу җиңү өчен аз булып чыкты. Көндәш барлык тиешле моментларны да диярлек оста файдаланды һәм 6:2 исәбе белән ышанычлы җиңү яулады. Питрәчлеләрдән Аскар Курашов һәм Марсель Сәмигуллин гол кертте.


Шулай итеп, сериядә ике җиңүгә кадәр исәп 1:1 булды. Өченче, хәлиткеч уен «Питрәч-Арена» боз сараенда узачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше