Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Питрәч” көндәшләрен янә тар-мар итте

Бу ял көннәре хоккей уеннарына бай булды. Шунысы куанычлы, күпчелек матчларда безнең команда җиңү яулады. Шулай ук авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район беренчелеге дә кызганнан-кыза бара.

ХОККЕЙ

Россиякүләм хоккей көнендә ир-атлар командалары арасында узган Татарстан чемпионатының чираттагы матчында безнең “Пестрецы” командасы “Лачын” (Актаныш)  командасын 12:5 исәбе белән тар-мар итте.
Икенче көнне Питрәч бозында безнең ир-атлар командасы кабат җиңүгә иреште, бу юлы алар “Ледокол” (Яшел Үзән) командасын 17:2 исәбе белән җиңде. Шул рәвешле, барлык дүрт уенда да җиңеп, безнең хоккейчылар турнир таблицасында алда баралар.
Бу ял көннәрендә “Пестрецы” ир-атлар командасы хоккейчылары көндәшләре капкасына 29 алка кертте!
Киләсе уен 16 декабрьдә Теләчедә җирле команда белән узачак.
Шулай ук “Питрәч-Арена”да хоккей буенча Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында, 2006 елгы егетләр арасында чираттагы уеннар узды. Анда “Пестрецы” һәм “Рубин” (Кузнецк, Пенза өлкәсе) командалары очрашты. Питрәчлеләр 10:4 һәм 5:2 исәбе белән ышанычлы җиңү яуладылар.
Бу якшәмбедә тагын берничә команда Татарстан беренчелегенә уеннар үткәрде. “Пестрецы-2004” үз бозында Казанның “Стрела” командасына 4:5 исәбендә (буллитлар буенча) оттырдылар. “Пестрецы-2007” “Ак бүре” (Казан) командасын – 6:5 исәбе (буллитлар буенча) белән җиңде. “Пестрецы-2008” Биектауда җирле команданы 4:3 исәбе белән җиңде.


МИНИ-ФУТБОЛ
Авыл яшьләре арасында район беренчелегенең чираттагы тур уеннары булып узды. Өченче һәм дүртенче турларның уеннары түбәндәгечә тәмамланды: «Царево» - «Реал» - 5:0 (техник җиңелү), «Метеор» - «Аякс» - 2:5, «Арсенал» - «Олимп» - 3:10, «Стар» - «Легион» - 1:1, «Аврора» - «Атлетико» - 4:3, «Скиф» - «Титан» - 7:2.
Турнир таблицасында дүрт уенда дүрт җиңү яулаган “Скиф” һәм “Олимп” командалары алда бара, “Аякс” та очколарын югалтмады, ул өч җиңүгә иреште.
Бомбардирлар узышында “Скиф”тан ике уенчы алда – Андрей Тиханов – 22 балл (13+9), Дмитрий Горшунов – 21 балл (14+7).
Әлеге ике уенчы һәм Владислав Тубанов өчесенә 39 туптан 36 туп керттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X