Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районында биатлонны яраталар

Питрәч чаңгы базасында эш визиты белән «Татарстан Республикасы биатлон федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Илдар Ногманов һәм биатлон буенча Республика яшүсмерләр җыелма командасының өлкән тренеры Сергей Гамов булдылар

Кунаклар Питрәчнең яшь спортчылары белән очраштылар, алар белән аралаштылар, республикада кышкы Олимпия спорт төренең ничек үсеш алуы турында сөйләделәр.

- Биатлон - дөньяда иң популяр кышкы спорт төрләренең берсе. 2019 елдан Татарстанда биатлон үзәкләре эшли башлады, аларда 150 дән артык төрле яшьтәге кеше шөгыльләнә. Казанда, Мамадышта, Яр Чаллыда биатлон базалары бар. Тагын берничә база ачу планлаштырыла - Байлар Сабасында һәм Питрәчтә. Чөнки сезнең районда да биатлон белән шөгыльләнергә яратучы кешеләр бар, бигрәк тә балалар арасында, - дип сөйләде Илдар Гыйльфанович. - Спортта яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, сезнең спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы шартлар бар, - дип билгеләп үтте ул.
Сергей Гамов, үз чиратында, гади авыл малайлары һәм кызларының еш кына ил һәм дөнья чемпионнары булуларын, Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясауларын, мисал итеп китерде. Соңыннан кунаклар районның яшь спортчыларына һәм аларның тренерларына Мактау грамоталары һәм спорт инвентаре тапшырдылар.
Безнең районда 15 елдан артык мәктәп укучылары арасында ДОСААФ призларына кышкы һәм җәйге биатлон буенча беренчелек үткәрелә. Алар арасында чаңгы спорты буенча Ленино-Кокушкино мәктәбеннән Ралинә Закирова һәм Сергей Батурин да бар. Алар икесе дә биатлон һәм чаңгы ярышлары буенча район чемпионнары һәм призерлары. Аларның остазы Алексей Чукуров. Ралинә һәм Сергей спорт белән җитди шөгыльләнергә булганнар һәм бер генә тренировканы да калдырмыйлар.
- Безгә спорт җиңәргә өйрәнергә, чыдам һәм көчле булырга ярдәм итә, - диләр алар.
Ә Татарстанның талантлы спортчыларының берсе - Ленино-Кокушкинодан Рөстәм Мостафин. Ул үз яшь категориясендә чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча бөтенроссия ярышларында актив катнаша һәм призлы урыннар яулый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше