Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районында итекле хоккей турниры узачак

Турнир 27 февральдә Чыты авылындагы ачык хоккей тартмасында узачак. Башлана: сәгать 11дә.

Анда 18 яшьтән башлап һәр теләгән кеше  катнаша ала, аның өчен 3-01-89 телефон номеры буенча яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бездә еш кына һәвәскәрләр ярышлары уздырыла, анда авыл халкы үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә ала. Бу юлы районның авыл командалары киез итекләрдә хоккей уенында бергә очрашачак. Ярышларда шулай ук Теләче авылыннан махсус кунаклар катнашачак.
Турнир 27 февральдә Чыты авылындагы ачык хоккей тартмасында узачак. Башлана: сәгать 11дә. 
Командалар биш уенчыдан торачак, шул исәптән капкачы. Матч ике периодта узачак, алар 10ар минут дәвам итәчәк. 
Иң мөһим деталь – экипировка. Киез итекләр,  колакчынлы бүрек, бияләйләр һәм, әлбәттә, кулдан ясалган агач кәшәкә булырга тиеш.

Без инде ныклап уенга әзерләнәбез. Агач ботакларын кисеп-юнып,  кәшәкә рәвешенә керттек. Һава торышы яхшыруга, без команда белән физик әзерлекне башлаячакбыз, - дип сөйләде Чыты командасы катнашучысы Миннур Шәмсетдинов.

Чара кунакларын кайнар чәй белән коймак һәм  пылау көтәчәк.

6+
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше