Питрәч районының спорт яңалыклары
Футзал һәм волейбол турында
Футзал. «ТатХод» җиңелүләрсез бара
Узган атнада авыл яшьләре арасында район беренчелегенең 10-11 тур уеннары узды.
Лидер булып баручы «ТатХод» чемпион исеме һәм призлы урыннар өчен көндәшләр белән уйнады. Башта лидер Шәленең «Легион» командасын 11:2 исәбенә тар-мар итте, аннары «Барса»ны 4:2 исәбенә отты.
«Аякс» шулай ук ике җиңү яулады - «Фрейндшип»ны - 9:2 һәм «Дормунт»ны - 3:1. Авыр көрәштә «Барса» «Арсенал»ны 5:4 исәбенә отты. «Легион» якташлары «Фортуна»ны 7:2 исәбенә отты.
Турнир таблицасының башында элеккечә «ТатХод» бара, аларның 31 очколары бар. Икенче урында - «Аякс» - 27 очко, өченчедә - «Легион» - 24 очко. Дүртенче урында - «Барса» - 22 очко.
Бомбардирлар арасында лидер үзгәрде. Хәзер гол+пас системасы буенча Сергей Одинцов («Атлетико») алда бара, аның 36 балл (26+10). Икенче урында Рәмзил Фәйзерахманов («ТатХод»), 35 балл (21+14), өченчедә - Алексей Ивановский («Стар»), 35 балл (17+18).
Волейбол. «Виктория» лидер булып кала
Шундый ук турнирда финиш алдыннан һәр матч хәлиткеч булып тора. Беренче урын өчен көрәштә «Виктория» «Легион»ны 2:1 исәбенә отты һәм 33 очко җыеп, турнир таблицасында югарыда тора. Шул ук исәп белән «Янцевары» «Олимп»ны җиңде. Җиңелүгә карамастан, «Олимп»ның 30 очкосы калды, ул икенче урынны били. «Богородское» «Кобяково»ны 2:0 исәбенә отты һәм хәзер 27 очко белән «Легион» белән өченче һәм дүртенче урыннарны бүлешә. Тагын бер уен түбәндәгечә тәмамланды: «Юнион» - «Кулаево» - 1:2.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа