Питрәч спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тхэквондо буенча турнирда катнаштылар
Түбән Кама шәһәрендә тхэквондо буенча егетләр һәм кызлар арасында ачык турнир узды.
Татамига 15 команда арасыннан 224 яшь спортчы чыкты, алар арасында Питрәч спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә бар иде (тренер - Рөстәмҗан Холмирзаев).
Сердар Муминов үз авырлык категориясендә турнир җиңүчесе булды, Арсений Лягушкни һәм Илгиз Рысаев - икенче, Эвилина Хәбибуллина, Алексей Корчагин һәм Кирилл Яковлев ярышларның бронза призерлары булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа