Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч спортчылары медальләр яулады

Питрәчлеләр үз уңышлары белән сөендерүләрен дәвам итәләр

Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Россия беренчелеге булып үтте. Кощак авылыннан Ксения Демидова (тренеры Андрей Чиндин) 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урынны яулады. Шулай ук ул көзен узачак дөнья беренчелегенә юллама алды.


Мәскәүдә билбау көрәше буенча ил кубогына ярышлар узды. Андрей Чиндин үз авырлык категориясендә берьюлы ике медаль яулады. Ул классик стильдә көмеш призер булды, ирекле стильдә бронза медаль яулады. Тагын бер спортчы Илдар Байтимеров классик стиль буенча икенче призер булды. Икесе дә бу елның көзендә дөнья Кубогында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше

2
X